Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбыз авылларында референдум актив уза (ФОТОЛАР)

Бүген районда үзара салым җыю буенча референдум уза.

 

Без Шөгер авыл җирлегендә булып кайттык. Шөгердә референдум оештырганнар. Монда ике сайлау участогы эшли: 1842нче участок, анда 820 тавыш биркече, 1843нче участокта 794 тавыш бирке.

Шөгер мәдәният йортында музыка уйнап тора. Халык килә. Шушы авылда яшәүче Рима апа Мифтахова әйтүенчә, үзара салым кирәкле гамәл.

- Шушы программа буенча авылыбыз төзекләндерелә, юллар ясала. Үзебез шунда яшәгәч, авылны төзек итеп күрәсе килә. Бик теләп тавыш бирергә килдем. Референдумнарны калдырган юк, - ди ул.

Шөгер авыл җирлегендә үзара салым күләме 200 сум. Сайлау комиссиисе рәисе Ләйсән Рәкипова әйтүенчә, сайлау участоклары сәгать 7дә ачылган, кичке 20.00 сәгатьтә ябачаклар. Аннары бюллетеньнәрне санарга тотыначаклар. 

- Штат режимында эшлибез. Сәгать 9.00га халыкның 12 процентовты тавыш бирде, - ди.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X