Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Ивановка авылында 37 ел элек булган хәл тарихка кереп калды

Моннан 37 ел элек Ивановка авылында ике яшүсмер малай бик кызыклы, үзенчәлекле ташка юлыгалар. Соңрак аның метеорит булуы раслана.


Бала чагында нинди генә малайлар, күк йөзендә җемелдәгән йолдызларга карап, космонавт булырга, Җир шарын гизәргә  хыялланмаган икән?  Шундый шук, кызыксынучан, астрономиягә битараф булмаган малайлар районыбызның Ивановка авылында да булганнар.

1983 елның 31 августы. Ике дус, тугызынчы класста укучы Владимир Григорьев белән Рәфис Юдин урманга гөмбәгә барган булганнар. Кайтканда, урман янәшәсендә генә торган кырда алар бик сәер ташка тап булганнар.

-    Бу таш коңгырт төстә, конус формасында иде. Үзе матур, үзе зур булмаса да авыр. Дустым Рәфис аны гади таш кына, дип уйлады. Ә мин аңынчы “Вокруг света” журналында  бер ир-атның ниндидер авыл янында яшел үлән чапканда шундый ташка юлыкканы турында укыган идем. Ул таш метеорит булып чыкты. Шул вакыттан бирле үзем дә шундый табылдыкка юлыгырга теләдем. Һәм, менә бит, хыялым чынга ашты, – дип искә ала шушы вакыйганың шаһите Владимир Григорьев.

Малайлар озак уйлап тормаганнар, табылдыкны өйгә алып кайтырга булганнар. 9 килограммга якын авырлыктагы ташны икәүләп күтәреп кайтканнар.

Шуннан соң яшь археологлар Метеорология Комитетына хат юллаганнар, анда менә шундый юллар язылган: “Исәнмесез, иптәш галимнәр! Сезгә үзебезнең табылдык турында сөйләп китәбез. Бер тапкыр мин үземнең дустым белән гөмбәгә бардым. Өйгә кайтканда без сәер ташка юлыктык. Ул үзе иске металл кисәгенә охшаган, күгәргән һәм кырыйлары янган сыман. Күләме зур булмаса да, шактый авыр.  Шуның белән хатыбыз тәмам. Җавап көтәбез. Володя Григорьев, Рәфис Юдин, 9нчы сыйныф укучылары. Ивановка авылы, Татарстан. 12.10.1883”.

Җавап исә үзен озак көттерми. Хәтта бу таш кисәгенең бер өлешен бандероль белән Мәскәүгә җибәрүләрен сорыйлар. Владимир Григорьев шулай эшли дә. Озакламый бу ташның чыннан да метеорит булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Яңадан килгән җавап хатында шулай ук метеоритны инде бөтенләе белән почта аша җибәрүләрен үтенәләр. Шул рәвешле Ивановка малайлары тарихка кереп калалар.

Мәктәптә дә бу вакыйганы зурлап билеләп үтәләр. Тантаналы линейкада Володя белән Рәфисне котлыйлар, аларга Метеорология комитетыннан грамота һәм 100әр сум акча бүләк итәләр.
-    Бу шактый зур сумма иде, ул вакытта якынча бер хезмәт хакына тора иде. Шул акчага мин күптән хыялланып йөргән кыйммәтле, яхшы сәгать сатып алдым. Андый сәгать олыларда да сирәк була иде. Безнең турыда илкүләм газетта да язып чыктылар, гомумән, бик шатлыклы вакыйга булды ул. Шулай да, масаеп йөрмәдек, ләкин күңелдәге хисләрне әйтеп бирерлек түгел иде, – ди Владимир.

Бүгенге вакытта ул гаиләсе белән Ивановка авылында яши, дусты Рәфис, кызганыч, инде вафат.
Владимир Григорьева бүген 52 яшь, малай үстерә. Аның тарих, археология, астрология белән кызыксынуы улына да күчкән.  Бергәләп алар төрле казынулар, табышлар турында видео карарга яраталар. Данилга 12 яшь, ул шул ук мәктәптә 7нче сыйныфта белем ала. Әтисенең метеорит табуы турында проект әзерләргә йөри.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев