Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар!


Чын күңелдән сезне Республика көне һәм Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.


Хәзерге Татарстан - илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең берсе. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. Районыбыз, күпмилләтле татарстанлылар сафында социаль-икътисади үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә лениногорскилыларның да лаеклы өлеше бар.


Тарихи яктан шулай килеп чыкты: Лениногорскиның нефть тармагы Татарстанның күпчелек нефть предприятиеләренә нигез салучы булып тора. Нефть ятмаларын ачу илнең төрле почмакларыннан күп кенә һөнәр ияләре: геологлар, бораулаучылар, төзүчеләр, транспортчылар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен берләштерде.


Сезнең файдалы хезмәтегез бөтен республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль проектларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Тырыш хезмәтегез, фидакарьлегегез, иң катлаулы җитештерү бурычларын хәл итә белүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Нефть-газ комплексы ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең үрнәк, сез салган традицияләр нефтьчеләрне яңа җиңүләргә рухландыра.


Хөрмәтле лениногорскилылар! Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм туган республикабызның чәчәк атуы хакына уңышлы хезмәт телим.

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев