Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәхмәт әйтергә онытмагыз

Бүген - 11 гыйнварда Халыкара рәхмәт көне. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр, шуңа да кечкенә генә яхшылык өчен дә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Рәхмәт сиңа Рөстәм Яхин көе Шамил Маннапов сүзләре Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен, Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен, Әлегәчә гади булган бар нәрсәне Әллә нинди сихри ямьгә...

Бүген - 11 гыйнварда Халыкара рәхмәт көне.
Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр, шуңа да кечкенә генә яхшылык өчен дә рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Рәхмәт сиңа
Рөстәм Яхин көе
Шамил Маннапов сүзләре
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.
Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңелемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.
Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен.
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне
Гомер буе саклап кала белгән өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев