Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришат Төхвәтуллин кияүгә бирә

Егетләр дим, егетләәр! Сез сөйгән ярларыгызга кияүгә чыгу тәкъдимен ничек ясадыгыз ул? Гап-гади итеп, әйдә барыйк, Загс урыйк, димәгәнсездер бит инде?

Хәзер андый егетлек модада түгел, җан кисәкләрем. Оча торган шарга менеп, су асты көймәсенә төшеп, урмандагы агачка менеп, вертолетка утыртып кул сорарга кирәк хәзер. Ансыз сезгә кияүгә дә чыкмаска мөмкиннәр! Шуның өстенә чәчәктер-шардыр, йөзекнең кәттәрәген сайлый күрегез берүк. Шаяртам инде. Иң мөһиме ‒ ихласлык булсын. Әнә бер егет аптырамады ‒ Ришат Төхвәтуллинның концерт барышында сәхнәгә сөйгән ярын чакырып чыгарып, «Яратам сине! Гомерлек ярым булырга тәкъдим ясыйм, син ризамы?» ‒ диде. Оригинальме ‒ оригиналь! Кыз аптырап калды, әмма ризалыгын белдерде. Яннарында торган Ришатның да елмаюы балкып торсын әле! Шуңа әйтүем ‒ гомерлеккә тәкъдим ясаганда да гомерлеккә истә калырлык итә белегез.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: @rishat_thv

чыганак:http://sahne.ru/kheberler/8424.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев