Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: «Шигырьләрен, җырларын тыңлаган саен күңел тула, өзгәләнә...»

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» ‒ бу сүзләрне әйтерсең шагыйрь үзе кабатлый...

 

Татарстанның халык шагыйре, балалар шигъриятенә зур өлеш керткән шәхес, дистәләгән популяр җырлар авторы, публицист Роберт Миңнуллинның арабыздан китүе татар халкының зур фаҗигасенә әверелде.

Шагыйрь берничә ел элек социаль челтәрләрдә зур активлык күрсәтеп, Р.Миңнуллинның Инстаграм аккаунтына 47 меңнән артык язылучы җыелган иде. Халык шагыйренең көндәлек сәламнәре, изге теләкләре төрле төбәкләрдәге күпме милләтәшләребезне сөендерде.

Хәзерге көннәрдә исә кызы Таңсылу газиз әтисенең аккаунтына язылучыларны сәламләп, шагырьнең фотоларын һәм шигъри юлларын урнаштыра. Шунда ук аңа бик күп рәхмәт сүзләре һәм мөрәҗәгатьләр килә. Таңсылуга әтисе башлаган эшне һичшиксез дәвам итәргә, аның шигырьләрен халык арасында «яшәтергә» кушалар.

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» ‒ бу сүзләрне әйтерсең шагыйрь үзе кабатлый... Шушы сүзләр белән татар халкын сәламләп, Таңсылу әтисе башлаган изге эшне дәвам итә. 

Сәхнә.

А. Галимова

Фото: instagram.com

http://baltaci.ru

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев