Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ипотеканы ана капиталы ярдәмендә түләү тәртибен гадиләштерделәр

Россиядә балалы гаиләләргә ипотеканы ана капиталы ярдәмендә рефинанслау процедурасын гадиләштерделәр. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөкүмәт ана капиталы акчаларын ипотеканы рефинанслауга файдалану өчен заемчылар Пенсия фондына бирергә тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә үзгәрешләр кертте. Рефинанслаучы банктан беренчел кредитны түләүгә акча җибәрүне раслаучы белешмә исемлектән төшереп калдырылды», – диелә хәбәрдә.

Заемчылар башта ипотека биргән банктан кредит алу турында документ бирергә кирәк. Бу балалы гаиләләргә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитны тизрәк рефинансларга ярдәм итәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Пенсия фонды ир-атлардан ана капиталына гаризалар кабул итә башлаган. Алар билгеле бер очракларда гына ана капиталы сертификатын алырга мөмкин. Быел 1 майдан мондый очраклар исемлеге киңәйтелде.

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-ana-kapitaly-yardamenda-ipotekany-refinanslau-gadilasterelde-5857330

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X