Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиялеләр дөньяда иң күп ял итүчеләрнең берсе

Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урында. Россия ел дәвамында ял көннәре һәм отпусклар буенча өчлек лидерлыгында. Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урынны тота. Бу хакта Интеррейтинг компаниясе мәгълүматлары дәлилли. Иң күп ял...

Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урында.

Россия ел дәвамында ял көннәре һәм отпусклар буенча өчлек лидерлыгында. Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урынны тота.

Бу хакта Интеррейтинг компаниясе мәгълүматлары дәлилли.

Иң күп ял итүчеләр Согуд Гарәбстанында, анда елына 59 көн ял итү мөмкинлеге бар. Шуларның 30ы түләүле отпускка керә, ә 29ы рәсми ял көннәре. Бразилиялеләр һәм французлар 41 көн ял итә. Шуның 30 көне отпускка, ә калган 11е бәйрәм көннәренә туры килә.

Россиядә закон буенча 28 отпуск көне, 12 рәсми ял бар. «Эш көне булмаган һәм түләүле 40 гарантияле көн россиялеләрне дөньядагы иң күп ял итүче илләр исемлегенә кертә. Отпускны дөрес итеп бүлгәндә һәм аларга ял көннәрен кушканда россиялеләр елына 5 отпуск ала ала, алар барысы 56 көнгә тула», - диелгән матбугат хәбәрендә.

Иң аз ял итүчеләр - елына 5 көн ял итүче филиппинлылар Мексиканлылар алты, Сингапурда яшәүчеләр җиде көн ял итә. Шунысы да кызык, Япониядә закон буенча каралган 18 көн ялның бары 8ен генә алалар, әлеге илдә отпускны тулаем ялга багышлау начар тон булып санала.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X