Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиянең иң популяр курортлары

Россиянең иң популяр курортлары Кырымда, шулай ук Краснодар һәм Ставрополь крайларында урнашкан. Бу хакта RT телеканалы Тернәкләндерү һәм курортология фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итә.

 

Экспертлар әйтүенчә, Краснодар краенда Анапа, Сочи, Горячий Ключ, Ейск, шулай ук Геленджик һәм Туапсе янындагы курортлар аеруча популяр.

Ставрополь краендагы курортлар арасында белгечләр Железноводск, Кисловодск, Кавказдагы Минеральные Воды һәм Пятигорскины билгеләп үтә.

Кырымда исә Евпатория, Саки, Феодосия һәм Кырымның Көньяк яр буе популяр.

«Россия курортлары дәвалану һәм ял итү урыны белән бергә, кулланучыларның киң даирәсенә исәпләнгән күп функцияле сәламәтләндерү үзәкләре дә булып тора», - дип искәрттеләр институтта.

Белгечләр китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елда Россиянең шифаханә-курорт оешмаларында 6,4 миллион кеше, шул исәптән 1,5 миллион бала ял иткән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев