Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты.

Бу хактаТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мөрәҗәгать керде, Президент аны күрде һәм Роспотребнадзор штабына бу эшне санитар-эпидемиологик иминлек ягыннан мөмкин булган дәрәҗәдә эшләргә кушты», — диде Галимова.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, чараларны катгыйландыру яки йомшарту белән бәйле теләсә нинди карарлар административ рәвештә генә кабул ителми, дип искәртте. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм барлык хәвеф-хәтәрләрне бәяли ала торган белгечләр белән консультатив эш алып барыла.

«Якын арада җавап биреләчәк. Президент бу мәсьәләне хәл итәргә кушты», - дип өстәде Галимова.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев