Заман сулышы

Саҗидә апа

Саҗидә апа Фәрзетдинова редакциягә улы белән төшкә табарак килеп керде. "Газет чыга торган җирне күреп кайтасым килә, дип Яңа Иштирәктән хәтле килгән. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Саҗидә апа бик кызык кеше булып чыкты. Өеннән бик чыгып йөрмәсә дә, илдәге һәм райондагы барлык яңалыкны белеп тора, чөнки газет укый. "Заман сулышы"ннан башлап,...

Саҗидә апа Фәрзетдинова редакциягә улы белән төшкә табарак килеп керде. "Газет чыга торган җирне күреп кайтасым килә, дип Яңа Иштирәктән хәтле килгән.



Тугызынчы дистәсен ваклаучы Саҗидә апа бик кызык кеше булып чыкты. Өеннән бик чыгып йөрмәсә дә, илдәге һәм райондагы барлык яңалыкны белеп тора, чөнки газет укый. "Заман сулышы"ннан башлап, республикада чыгып килүче 5-6 газет алдыра. "Көн дә газет килеп тора миңа", - ди ул. Балалары да: "Кайчан карама - күзлеген кигән, каршысында бер өем газет ята", - диләр. Укырга гомере буе яраткан апа. Соң, чормасы тулып, элек алдырган "Азат хатын", "Казан утлары" юкка гына ятмый бит инде. Авыл китапханәсе юлын да еш таптый икән. "Бер-беребездән алышып та укыйбыз", - ди. Әле Гомәр Бәшировның "Сайланма әсәрләре"нең бишенче томын укый башлаган.
Тумышы белән - Башкортстаннан, Балтай авылыннан. Үзе ул чеп-чи татар, паспортына да татар дип язылган. Бу турыда кызыклы бер хәл сөйләп алды:
- Инде шактый олыгайгач, апаның паспортын алып карасак, милләтен башкорт дип язылганын күреп шаккаттык. Кызык кына инде, барлык балалар да татар, берсе генә башкорт булып чыга бит. Башкортстанда хәзерге сәясәт ул вакытта ук булган икән, - ди.
Безнең якларга килен булып төшүе турында да сөйләп алды. 1947 елда, ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча, әнисе белән Урта Азиягә чыгып китәләр. Бертуган апасы Разия Таҗикстанда яши торган була, аның янында калалар.
- Җизни үзбәк иде. Миңа кияү дә табып куйган, үзбәк милләтеннән. Бу юкка гына түгел, чөнки ул чакта үзбәкләр кәләшне калым түләп алалар иде. "Юк", дидем. "Мин үзбәккә бармыйм, пәрәнҗә ябынмыйм. "Әнә, урыска барам", дип куркыттым. Ә алар русларны яратмыйлар иде. Шул сүз җитте, җизни башка бу турыда сүз кузгатмады.
Тормыш иптәшен барыбер шунда очрата Саҗидә апа. Язмыш аны безнең районның Яңа Иштирәк авылында туып үскән Ислам Фәрзетдинов исемле егет белән таныштыра. Ул исә сугыштан соң Таҗикстанда туганнарында яшәп калып, мәктәптә татар, үзбәк балаларын укыта, институтта укый. Өйләнешәләр, ә бераздан иренең туган авылына кайтып, төпләнеп калалар. Иң беренче итеп, үз "ояң" кирәк бит әле. Алар да йорт җиткерергә керешә. Транспорт юк, булышам дип атлыгып торучы күренми - җилкәләренә салып бүрәнә ташыйлар, көн-төн тырышып, төзеп бетерәләр йортны. Саҗидә апа әле хәзер дә шушы өйдә яшәп ята. Ислам абый белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.
"Әтинең ярты башы юк иде",- ди улы. Ул артиллериядә расчет командиры була. Смоленск янында барган каты сугышларда Ислам абыйның каскасын тишеп снаряд кыйпылчыгы керә һәм ул каты яралана. Госпитальдә баш сөяген ачып, җәрәхәтләнгән сөякләрне алалар. Сугыштан соң күп еллар үткәннән соң, үзе сугышкан якларны кабат күреп кайта. Глазово шәһәрендә башына операция ясаган медицина хезмәткәрен эзләп таба, андагы музейга кереп, үзенең снаряд кыйпылчыгы тишкән каскасын күрә. Бик актив кеше була сугыштан соң мәктәптә балалар укыта, сәхнәдән төшми, колхозда зоотехник, агроном булып эшли, клуб мөдире булып тора. Күп еллар буе авылда ветераннар советын җитәкли, күкрәген орден-медальләр бизи. Тик вафат инде сугыш ветераны. Саҗидә апа аның фотосурәтен паспорты эчендә һәрвакыт үзе белән йөртә. Сагынып, яратып искә төшереп, үзләре төзегән йортта берүзе гомер итә. Югыйсә, балалары да алып китәбез үзебезгә, дип өзелеп торалар. Тик, юк.
- Картым миңа "Карчык, мин үлсәм, өйдән беркая да китмә, яшьләрнеке-яшьләрчә, картларныкы-картларча ул", дип әйтеп калдырды, - ди. Шуңа үз өендә гомер кичерүен дәвам итә. Җитмеш яшькә кадәр колхозда эшләп, 75кә кадәр сыер асраган Саҗидә апаның эштән туктап торганы юк. 15 сутый бәрәңге бакчасын "эһ" тә итми кәтмәнләп ташлый әле: "Элек бәрәңгене бер көндә кәтмәнләп бетерә идем, хәзер өч көнгә сузыла, - дип зарлана икән. Яшелчә бакчасында да идеаль тәртип, бер чүп күрмәссең. Помидор, кыярның төрле сортларын үстерә, әле алардан төрле салат ише әйберләр дә ясый икән. Әле шушы көннәрдә генә тау башыннан ике чиләк җиләк җыеп төшкән.
Тик яшь үзенекен итә. Бераз гына булса да, заманча уңайлыклардан да файдаланасы килә. "Шәһәрдән берәр фатир бирсәләр, яшәр идем шунда", - ди. Югыйсә, сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннарына фатирлар бирелеп тора. Саҗидә апаның барлык документлары да бар. Тик комиссия тикшереп киткәннән соң өенең тузуы тиешле дәрәҗәдә түгел, - дигән фикергә килгәннәр.
- Соң, без мондый закон чыгасын белмәдек бит, - ди ул. Бик каты су үтә башлагач, балалары түбәсен һәм стеналарын профнастил белән тышлаганнар. Тыштан өр-яңа йорт кебек тора. Ә эче 50 ел буе ремонт күрмәгән, кул астында нәрсә бар - шуннан төзегән йорт бит инде. Менә хәзер Саҗидә апа өенең тузу дәрәҗәсенең тиешле процентка җитүен көтеп яши инде. Төшенкелеккә бирелми, чөнки булганына шөкер итә белә. Балаларыннан бик канәгать.
- Кияү-киленнәрем бик яхшылар. Балаларым да, оныкларым да барысы да эшли, тәртипсезләнеп, эчеп - тузып йөрүчеләре юк, - дип куана.
Соң, төзек гаиләдән тәртипле балалар чыгадыр инде ул. Күр, малае Ришат та вакытым юк, дип тормаган. Шәһәрдән авылга кайтып әнисен махсус газет чыга торган җирне күрсәтергә алып килгән. Саҗидә апа ул көнне эчендә булганнарны сөйләп, сорашып, миңа калса, канәгать булып кайтып китте.

Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: