Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: чума!

Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.

Е. Федоров  хуҗалыгында барлыгы дүрт дуңгыз булган, аларның икесе үлгән. Харап булган терлекләрне тикшергәч, хайваннарда Африка чумасы булуы расланган. Шуннан соң ветеринарлар терлекләрнең барысын да юкка чыгарган, территориягә дезинфекция үткәргән. Вирус табылган зонада профилактик эшләр алып барыла. Шунысы куанычлы: авыру килеп чыккан территориядә дуңгызчылык комплекслары юк.           

Вирусның каян килеп чыгуы әлегә төгәл билгеле түгел. Шулай да авыру кыргый хайваннардан күчкән яки ризык белән кергән булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе безгә хәбәр итүенчә, әлеге вакытта куркыныч авыруны булдырмый калу максатыннан ветеринар-санитар чаралар оештырыла, оештыру-хуҗалык эшләре алып барыла.

– Дуңгызларда Африка чумасы белән вазгыять катлаулы. Шуңа күрә барлык саклык чараларын күрегез, – дип кисәтә белгечләр. – Хуҗалыкларында дуңгыз тотучылар, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләргә бик җаваплы һәм игътибарлы булырга туры киләчәк. Хуҗалык территориясенә вирусны алып кермәс өчен, оешмаларга ябык режимда эшләргә, урманнарга бармаска һәм барлык ветеринар таләпләрне үтәргә кирәк.

Билгеле булганча, әлеге авыру – бик җитди. Чума белән авырый башлаган дуңгыз исән калмый. Калсалар да, алар үлгәнче вирус йоктыручы булып санала. Хайван авыруны туфрак, су, ризык аша йоктыра. Кеше һәм башка терлекләр авырмаса да, авыру бик зур икътисади зыян китерә.

– Урманга гөмбәгә, җиләккә йөрүчеләр – авыру таратуның бер юлы. Без аларны тыя алмыйбыз, әлбәттә, әмма саклану чаралары турында һәркем уйларга тиеш. Вирус кабан дуңгызлары йөргән җирдән аяк киеменә ияреп  кайтырга мөмкин. Барган очракта да, кайткач, ишегалдына, дуңгызлар янына сарайга кергәнче, аяк киемнәрен дезинфекцияләргә кушабыз, – ди белгечләр.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, әлеге авыру Россиядә беренче тапкыр 2008 елда теркәлгән. Аннан дәвалау чарасы юк. 95–100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3–5 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2–22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре – дуңгызның тән температурасы 41–42 градуска кадәр күтәрелү. Моннан тыш, авыру дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була. Авырып терелгән очракта да, мондый дуңгыздан котылу ягын карарга кирәк, чөнки ул барыбер вирус йөртүче булачак. Авыру шулай ук кыргый хайваннар, терлек ризыгы, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр аша да таралырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр халыкка дуңгызларын сарайдан чыгарып йөртмәскә кирәклеген искәртә.

Моннан тыш, малларны сатып алганда да зур саклык чараларын күрергә кирәк. Махсус сату урыннарында ветеринардан алынган озата баручы документлар булырга тиеш, ди алар.

Зөһрә Садыйкова

https://vatantat.ru/2022/08/89106/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев