Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«СалаваTik»лар «Без биибез» җырына Лэйна белән бии

YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты.

Татар халык сүзләренә язылган “Без биибез” җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта “СалаваTik”лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.

“Проектка җырчыларны җәлеп итү беренче генә түгел. Татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкаруда Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашкан иде. “Без биибез” җырына кайсы җырчыны чакырырбыз икән?” – дип уйлаганда, “СалаваTik”лар үзләре Лэйнаны тәкъдим итте. Без каршы килмәдек. Димәк, балаларга аның җырлавы ошый. Лэйна да берсүзсез риза булды. Башта тавыш яздырдык, ә соңыннан инде студиядә видеога төшерү эшләре башланды. Видеодан күрерсез, Лэйна да, “СалаваTik”лар кебек үк, кигурумидан. Нәни “СалаваTik”лар кумирлары белән дуслаштылар, истәлеккә фотога да төштеләр. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз”, – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Сүз дә юк, “СалаваTik”ларга Лэйна белән җырлау бик ошаган. “Телевизордан гына тыңлаган җырчы белән бергә җырлавыбызга әле дә ышанып бетеп булмый. Без дә чын “йолдыз” хәзер!” – ди “СалаваTik”ларның иң кечкенәсе – Сәидә Гарифуллина.

“Төрле проектларга, концертларга чакыруларны бик теләп кабул итәм. Мин балаларны үз итәм, җырларга да яратамә. “СалаваTik”лар проектында балалар да, җыр да бар. Шуңа да проектта катнашырга бик теләп ризалаштым. Балалар белән җырлау бермә-бер күңелле. “СалаваTik”ларга уңышлар телим. Онытыла барган татар җырларын кызыклы формада башкарып, сез татар теленә кызыксыну уятасыз. Балалар шул җырларны өйрәнә, ә олыларны яшьлекләрен искә төшерергә мәҗбүр итә. Сездән яңа җырлар көтәбез!” – ди җырчы Лэйна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X