Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салым түләүдә ташламага кемнәр хокуклы?

Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын түләү турындагы уведомлениеләрне адреслар буенча җибәрүне ноябрь аена кадәр дәвам итә. Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым уведомлениеләре электрон юл белән генә җибәрелә. Бу сервис аша акчаны комиссиясез түләргә дә була. Быел милек салымын түләү срогы озынайтылды, ул 1 декабрьгә кадәр...

Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын түләү турындагы уведомлениеләрне адреслар буенча җибәрүне ноябрь аена кадәр дәвам итә. Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым уведомлениеләре электрон юл белән генә җибәрелә. Бу сервис аша акчаны комиссиясез түләргә дә була. Быел милек салымын түләү срогы озынайтылды, ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай булгач, түләүләрне башкарырга нибары бер ай вакыт калып бара.

Транспорт салымын түләүдә түбәндәге категория гражданнарга ташламалар каралган:

  • чернобыльчеләргә - бер транспорт чарасына;
  • Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүчеләргә, өч дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнүчеләргә - бер транспорт чарасына;
  • I һәм II төркем инвалидларга - 100 ат көченә кадәр булган бер автомобильгә;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларына - 110 ат көченә кадәр булган бер автомобильгә.

Милек салымын түләүдә түбәндәге гражданнарга ташламалар каралган:

  • I, II һәм III төркем инвалидларга;
  • балачактан инвалидларга;
  • чернобыльчеләргә;
  • 20 ел яки аннан артыграк хезмәт стажы булган хәрбиләргә;
  • хәрбиләрнең туендыручысын югалткан гаилә әгъзаларына;
  • пенсионерларга;
  • әфганчыларга;
  • туендыручысын югалтучыларга.

Пенсионерларга килгәндә, салым инспекциясенең мәгълүматлар базасы күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буенча иң кыйммәтлесен сайлый һәм ул объектка салым исәпләми. Салым органы салым түләүченең барлык объектлары буенча бердәм салым уведомлениеләре әзерли. Ә транспорт һәм җир салымы түләүдә пенсионерларга ташламалар юк.

Җир салымы буенча түбәндәге категория гражданнарга ташламалар каралган:

  • Советлар Союзы һәм РФ Геройларына, Дан Орденының тулы кавалерларына;
  • 2004 елның 1 январена кадәр инвалидлык алган I һәм II төркем инвалидларга;
  • хезмәт эшчәнлегенә өченче дәрәҗә чикләүгә ия I һәм II төркем инвалидларга;
  • балачактан инвалидларга;
  • Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларына һәм тыл хезмәтчәннәренә.

Түбәндәге категория гражданнарга салым базасы бер муниципаль берәмлек территориясендә бер салым түләүчегә салым алына торган сумманың 10000 сумын чигереп исәпләнә.

  • чернобыльчеләргә;
  • әфганчыларга;
  • 1994 елның декабреннән 1997 елның январена кадәр Чечен Республикасында һәм Россия Федерациясенең Чечен Республикасы чигендә урнашкан, сугышчан конфликтлар зонасына кергән территорияләрендә хезмәт итүчеләргә.

http://www.tukai-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев