Заман сулышы

Салым декларацияләрен шәхси кабинет аша җибәреп булачак

 Салым декларацияләрен шәхси кабинет сервисы аша җибәреп булачак. Бу хакта Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

 

«Физик затлар өчен шәхси кабинет сервисы аша шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар 3-НДФЛ декларацияләрен юллый алачак», — диде ул. 30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылганын искәртте. «Без контактсыз сервислардан куллануны киңәш итәбез. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар», — диде.

Аның сүзләренчә, салымнар турында хисапны, электрон имза булса, электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында «Салым һәм бухгалтер хисабы» сервисы аша җибәреп булачак.

Реклама

«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала», — ди Андрей Никиташин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: