Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Самолетка утырырга сәгать ярым калгач...

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев белән Төркиядә форс-мажор килеп чыккан.

 

Ул хатыны Индира белән яллары тәмамлану көнен бутаган һәм Русиягә очучы рейска соңга калган.

Блогер Инстаграмдагы абунәчеләре белән Төркиядә ял итүнең сөенечле мизгелләре белән атна дәвамында уртаклашып килде. Ләкин кичә һич көтелмәгән хәл килеп чыккан. Нәбиевлар, самолет кузгалырга сәгать ярым вакыт калгач, ял тәмамлану көне, алар уйлаганча, 29ы түгел, ә 28 сентябрь икәнлеген ачыклый.

“Дуслар, бездә форс-мажор. Кыскасы, без бүген очарга тиешлегебезне әле генә белдек. Һәм безнең самолетка кадәр сәгать ярым вакыт. Ашыгыч рәвештә әйберләр җыйдык. Бу - чын-чынлап экстрим. Ә без анда шундый тыныч утырабыз, барысы да әйбәт. Индира без 29ы очабыз, диде. Мин хәтта ваучерны да карамадым”, - ди Рөстәм.

Әлбәттә, Нәбиевлар самолетка өлгерми. Бәхеткә, бу хәл уңышлы тәмамланган. Гаилә башта - Мәскәүгә, ә аннары төнлә Уфага исән-имин кайтып җиткәннәр, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/samoletka-utyryrga-sgat-yarym-kalgach

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев