Заман сулышы

Сарабиккол авылы башлыгының "түгәрәк" юбилее

- Авыл белән җитәкчелек итү җиңел димәс идем, күпме халык, шуның кадәр холык бит. Җирлек башлыгы булып эшләгән кешегә төрле һөнәр иясе булырга туры килә: педагог, юрист, психолог, бухгалтер, - ди Сарабиккол башлыгы Гүзәлия Гаделшина. Үзенең юбилеен каршы алырга әзерләнгән көннәрдә аның белән очрашып, бераз гына авыл, тормыш турында сөйләшеп...

- Авыл белән җитәкчелек итү җиңел димәс идем, күпме халык, шуның кадәр холык бит. Җирлек башлыгы булып эшләгән кешегә төрле һөнәр иясе булырга туры килә: педагог, юрист, психолог, бухгалтер, - ди Сарабиккол башлыгы Гүзәлия Гаделшина.

Үзенең юбилеен каршы алырга әзерләнгән көннәрдә аның белән очрашып, бераз гына авыл, тормыш турында сөйләшеп алдык.

Ул әйткән һөнәрләргә мин тагын ир-ат көче таләп ителә торганнарны да өстәр идем - кулына чалгы тотып, юл буенда, авыл территориясендә үскән кычытканнарны кем чаба, әлбәттә, авыл башлыгы. Шул арада шәһәргә җыелышка йә киңәшмәгә чакыралар, рульгә утыра да китә. Әле үзе белән бер кочак кәгазь ала, кемгәдер документ ясатырга, башкасына кай- сыдыр оешмадан белешмә- фәлән алырга кирәк. Әнә шулай Гүзәлия Рәисовна да шунда яшәүчеләргә ярдәм итим, игелек кылыйм, дигән изге уй-ниятләр белән яши.

Әнисенә карап, укытучылык һөнәрен сайлаган Азнакай кызы 1988 елда Сарабиккол мәктәбенә килә, аны монда биш куллап кабул итәләр. Әле ул вакытта укытучы кызыбыз Алабуга дәүләт педагогика институтының IV курсында гына укый торган була. "Свободное посещение" алып эшли, бер елдан соң, институтны тәмамлап, бирегә дипломлы белгеч - татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта.

Реклама

- Сарабикколның әллә эчәр сулары тәмле булдымы, чишмәләре белән әсир итте- ме, мин аны беренче килүдә яраттым һәм тормышка чыгып, шунда яшәп калырга насыйп булган икән, - дип сөйли Гүзәлия апа.

2009 елда аңа авыл башлыгы дилбегәсен тоттыралар, әйтергә кирәк, шушы җиде ел эчендә дилбегәне нык тоткан килеш җайлы гына алып бара, бушатмый. Алга таба да шулай булачагы бәхәссез. Җиде ел азмы, күпме? Читтән кара- ган кешегә аз күренәдер, ә менә вазифага керешкәч, сусызлыктан тилмергән Сарабиккол халкына ничек кенә ярдәм итим дип, көн-төн бимазалаган сорауны хәл итеп, уңай якка чишелешен тапкан кешегә күп кебек тоеладыр. "Чиста су" программасы- на кереп, 2013-2014 елларда авыл йортларында краннан су килү әкияткә тиң булгандыр, бу эш 90-95 процентта башкарылды, ди ул. Авыл урамнарындагы юлсызлык проблемасын хәл итү дә - Гүзәлия Рәис кызының хезмәте.

Гаилә тормышында таянычы, киңәшчесе - ире Минәхтәм бар. Үзе исә кызы Диләрә белән улы Булат өчен кадерле әни, ике оныгына яраткан әби, ике абыйсына төпчек сеңел булып гомер итә. Вакыт табып, әнисе янына Азнакай районы Югары Стәрлегә кайтып, беразга балачакны искә төшерү дә аның өчен кадерле, бәхетле мизгелләр, көннәр булып тора.

Розалия МОСТАФИНА

(Мәкаләне тулысы белән "Заман сулышы"ның 5 август санында укыгыз)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: