Заман сулышы

Сарабикколда күп балалы гаиләне сөендерделәр

Сарабиккол мәктәбе укучылары да игелекле гамәлләре белән башкаларны шатландырган. Алар педагог-оештыручы Рәисә Сөнгатуллина белән күп балалы Гайсиннар гаиләсе янына барган. Гөлнара ханымның биш баласы. Олысы Руслан политехник колледжда укый, ә калганнары балалар бакчасына йөри. Менә шушы сабыйларга мәктәп укучылары татлы тәм-томнар тапшырган, алар белән шаярып-көлеп уеннар уйнаганнар. Ике як та...

Сарабиккол мәктәбе укучылары да игелекле гамәлләре белән башкаларны шатландырган.


Алар педагог-оештыручы Рәисә Сөнгатуллина белән күп балалы Гайсиннар гаиләсе янына барган. Гөлнара ханымның биш баласы. Олысы Руслан политехник колледжда укый, ә калганнары балалар бакчасына йөри. Менә шушы сабыйларга мәктәп укучылары татлы тәм-томнар тапшырган, алар белән шаярып-көлеп уеннар уйнаганнар. Ике як та бик шат калган, укучылар тагын килербез әле, дип киткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: