Заман сулышы

Сарабикколда мөмкинлек бар, кулдан килә

Сарабикколда үткән җыен бүләкләргә бай булды. Башкарылган бихисап Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында көч куйган Зөлфия апа Хисамиева, Фирдәвес Сафин һәм Рафик Садыйковка Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының, республика агропромышленность комплексы профсозлар оешмасыннан Мактау, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ләкин арада авыл халкы өчен иң кадерлесе- "Трудовая Доблесть России" оешмасыннан Ватан тормышында актив...

Реклама

Сарабикколда үткән җыен бүләкләргә бай булды.


Башкарылган бихисап
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында көч куйган Зөлфия апа Хисамиева, Фирдәвес Сафин һәм Рафик Садыйковка Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының, республика агропромышленность комплексы профсозлар оешмасыннан Мактау, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ләкин арада авыл халкы өчен иң кадерлесе- "Трудовая Доблесть России" оешмасыннан Ватан тормышында актив катнашуы, патриотизм тәрбияләве өчен Сарабиккол җирлегенә бирелгән Диплом. Моны узган елда биредә калкып чыккан һәйкәл комплексы китергән уңыш дип саныйлар. Һәйкәл юл кырыенда урнашып, үткән-сүткәннәргә якташлар батырлыгын искә төшереп тора. Сарабикколда узган елда эшләнгән эшләр байтак әле. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина әйткәнчә, су белән тәэмин итү мәсьәләсе тулаем хәл ителгән, бары Киров урамында берничә йорт калган, калын таш катламнарына бәйле рәвештә, казу эше алып бара алмаганнар, ләкин быел ничек тә моны башкарырга сүз бирде авыл башлыгы. 270 йортта яшәүчеләрнең 57се үз коесыннан файдалана. Күп кенә йортларда су исәпләгеч приборлар куелган икән. Гүзәлия Рәисовна башкаларга да куйдырырга тәкъдим итте. Су өчен намуссыз рәвештә түләмәүче дүрт гаилә бар.
Пионер урамында юл салу эшен төгәлләү - шулай ук башкарган эшләрнең берсе. Авыл урамнарын баганалардагы 64 лампочка яктыртып тора. Дөрес, берничә җирдә янмый башлаган, ләкин шушы көннәрдә җитешсезлекләр бетерелә, диде. Хоккей корты янында да ике лампочка куелган.
Сарабиккол мәктәбе спортзалының түбәсе алыштырылган, административ бина күркәм төсмер алган, ФАПта заманча санузел ясалган, шулай ук мәчеттә дә күп эшләр башкарылган. Әлбәттә, күп гамәлләрнең башында "авылым" дип, җаны-тәне белән янып йөргән, ярдәм иткән Равил Фәйрузов тора. Аңа бу көнне халык тарафыннан да, җирлек тә, авыл хуҗалыгы предприятиесе дә олы-олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Үзе дә җыенда катнашкан Равил Сәгыйтович бу кадәр мактау, рәхмәттән бераз уңайсызланыбрак булса кирәк:
- Мин бит таралган җиргә кайтып, халык җыеп, хуҗалык оештырмадым. Элеккеге җитәкче Илдар абый Могыйнов үзеннән соң яхшы команда калдырды. Мин нәрсә, кайтып эш барышын гына карап китәм, ешрак кайтсаң, акча сорыйлар. Тырышлык үзегездән килә, - диде, уенын-чынын кушып.
Ул шулай дисә дә, авылга күрсәткән ярдәме чиксез. Әле быелга дип планлаштырганнары да шактый. Әнә бит, ашлык киптерү бинасы ясатачакбыз, ике яңа комбайн кайтачак, ди. Шулай ук корт янына яшь хоккейчылар өчен җылы вагон куеп, шартлар булдырырга җыенуын әйтте.
Хастаханә машинасы кайда?
Сарабикколлылар күбрәк Иске Куак участок хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Җыенда аның мөдире Павел Кудашкин катнашып, Равил Фәйрузовның ярдәме, игелеклелеге анда да барып җитүен сөйләде. Тик менә Рәхимә апа Габделганиеваның әлеге хастаханәгә дәгъвасы бар икән.
- Авылга бик сирәк киләсез. Вакыт-вакыт машинагыз да булмый, тормыш иптәшемә чакыртырга кирәк булганда, озак тилмердек, - ди.
Павел Кудашкин айга ике тапкыр чыгарга тиешбез, ләкин үткән елның июнь аеннан башлап, декабрьгә кадәр берүзе генә эшләгәнлектән, җае булмаганын әйтте. Чөнки хастаханәдә кадрлар кытлыгы, ди. Бу уңайдан, берәр яшь белгечне юллама белән укытып, кайтарып булмасмы, дип сорады. Равил Фәйрузов сикереп торып, "Күз алдымда торган кешем бар", дип, мөдир белән кулга-кул биреп, килештеләр.
Сарабиккол узган ел үзе дә яшь белгечләргә баеган бит әле. Мал табибы, инженер, терлекчелек буенча урынбасар - өчәү килеп, яңа, яшьләрчә көч белән эшли башлаганнар. Дүртенчесе - агроном биредә берничә ел эшли инде. Аларга залның беренче рәтеннән урын биргәннәр иде. Димәк, яшьләр килгән икән, ничек тә авылда төпләнеп калдыру ягын карарга. Бу уңайдан Гүзәлия Рәисовна:
- Яшь белгечләр өчен төзелүче йортлар программасына аяк басарбыз, - дип, алда торган эшләрнең бер пунктына кертеп куйган.
Авылда яшьләр юк, дип борчылулары да урынлы: балалар бакчасына ун сабый йөри, мәктәптә 40 укучы белем ала. Директоры Сәлимә Гатина "Мәктәпкә капиталь ремонт кирәк иде" дип мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, яңа эшли башлаган кеше буларак, үтенечне язып алды.
Шулай да, олыгайган көннәрендә туган якка кайтып, төпләнүчеләр дә бар икән, шулардан: Илһамия-Расыйм Гыйльметдиновлар, Роза-Фәрит Сәхәбетдиновлар, Әкълимә-Зөфәр Таһиров гаиләләре һәм башкалар. Алар йорт-җирләрен төзекләндереп, нигезгә сулыш өрделәр, ди авыл башлыгы. Узган ел өч сабый дөньяга килсә, быел беренче айда ук 2014 елның "борынына чиртеп" шуның кадәр үк бала туган инде.
Әлбәттә, авылда яшисең икән, өмәсенә дә, яфрак азык җыярга да йөрисең. Ләкин Гүзәлия Гаделшина сүзләренчә, өмәдә катнашучылар саны азая, бер үк кешеләр йөри, ди. Һәрвакыттагыча, өлкәннәр, мәдәният хезмәткәрләре. Зиратта булган өмәдә кайткан балаларыгызны да җибәрсәгез иде, диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: жыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: