Заман сулышы

«Шатлыктан бер-беребезне котлыйбыз, кочаклашабыз» дип искә ала ветеран

Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип авылдан чыгып киткән Исмәгыйль Сафуанов җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булып, җирсү хисе белән туган авылына - Керкәлегә кайтып төшә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу. - Кечкенә чактан авырлык-юклык белән үстек...

Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип авылдан чыгып киткән Исмәгыйль Сафуанов җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булып, җирсү хисе белән туган авылына - Керкәлегә кайтып төшә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу.

- Кечкенә чактан авырлык-юклык белән үстек без. Гаилә дә ишле иде, алты бала. Ә бит әтине раскулачивать итмәгән булсалар, шунда бер җай белән яшәгән булыр идек. Әти ике баш ат асраган, шуның өчен өйдән куып чыгарганнар. Кешедән-кешегә, йорттан-йортка йөргәч, су буенда мунчабыз калган иде, шунда кайтырга рөхсәт бирделәр. Әти, мәрхүмкәем, гарьлегеннәнме, белмим, бик иртә үлеп киткән. Әни, ялгызы, дүрт кыз, ике малайны тәрбияләде. Мин армиягә шул мунчадан киттем, шунда кайттым, - дип сөйли Исмәгыйль бабай.

Ул VI сыйныфны тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башланып, мәктәп юлын онытырга туры килә. Ат җигеп, колхоз эшенә китә. Тырмада эшли, сабан сөрә, лобогрейка белән уру эшендә дә катнаша. "Кырлар авылдан ерак, шунлыктан язгы чәчү беткәч, өйгә кайтып тормыйбыз, икенче эшкә күчәбез. Лапас кебек корылма бар иде, шунда көзгә хәтле торабыз. Яу кырындагыларны күз алдына китереп, эшләдек тә эшләдек. Авылдан ирләрне ала торалар, безгә дә чират тияме, дип торганда, 1943 елның 15 ноябрендә армиягә алдылар", ди ул.

Ерак Көнчыгышта 246нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Биредәгеләрне сугышка алып киткәннәр, ә яңа килгәннәрне дошман явына каршы әзерлиләр, көн саен өйрәтүләр уза. "1945 елның 9 май - Җиңү көнен шахтада эшләгәндә ишеттек. Бер-беребезне котлыйбыз, кочаклашабыз", дип исенә төшерә ул. Күңелгә өйгә кайтабыз, дигән уй керә, шатлык хисе. Тик август аенда Япония белән сугыш башлана.

- Һөҗүм итүнең алгы сызыгында без булдык. Самурайлар хәйләкәр, усал бит. Берсендә шулай болар каядыр качкан. Шылт иткән тавыш та юк. Алга баруны дәвам итәбез. Бермәл снаряд шартлады, өлкән лейтенат яраланды. Әҗәл янәшәдә генә йөри, дип уйлый идем. Аллага шөкер, каты яраланулар алмадым, - ди ветеран.

Икенче бер һөҗүм итү вакытында Мудадьян шәһәренә керүләрен сөйли ул. "...Күперләрне шартлатканнар. Шәһәргә көймәләр белән кердек. Безнең "катюшалар" яхшы гына атакалады. Аннары йортлар буенча йөрдек, ташлап киткән өйләрне очраттык. Кайберләрендә өй эчендә бер нәрсә дә юклыгына шаккаткан идем".

Бәхеткә, сугыш озакка сузылмый, Харбинга барып җиткән булалар, 3 сентябрьдә Җиңү парадын шунда каршылый ветеран. Туган якка кайтабыз, дигән хис тагын сүрелә, аларны Петропавловск-Камчатскийга күчерәләр. Сугыштан соңгы җимерекләрне торгызырга кирәк бит. Солдатлар ачык аланга килеп, казармалар төзүдә катнаша. "Төзергә агач та юк, Ключевской урман заводында эшләп, эшләгән өчен агач алабыз да шуны Камчатка елгасы буйлап, салларда агызып кайтабыз", ди ул. Исмәгыйль Сафуанов отделение командиры булса да, әмер биреп кенә тормаган, җилкәсенә салып агачын да ташыган, кулыннан балта-пычкысы төшмәгән. Алмашка килергә солдатлар да булмагач, эшләткәннәр дә, төзеткәннәр дә алардан. Шулай бер җирдән икенче урынга күчереп йөртеп, нәкъ җиде елдан соң, 1950 елда, сагыну хисе белән туган авылына кайтып төшә. Шуның өчен дә язмышында әлеге төшенчәне һәм Җиңү сүзен кадерлесе дип саный.

Реклама

Авылдан читкә чыгып китмичә, төрле җирләрдә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. Пенсиядә дә "эшләп кеше үлми" дип, амбарда үлчәп торучы булып эшли. "Икмәк күп вакытлар иде, тирә-яклардан китерәләр, тегермәне бар, шунда он ясап, малларга таратылды. Хәзер бөтенләй башка заманалар килде шул", ди көрсенеп.

Шушы авыл кызы Газимә апа белән тормыш корып, хәзер алты дистә елдан артык гомер кичерәләр. Кызлары Яр Чаллыда тора, ике малайлары Лениногорскида булгач, еш кайтып, булышып китәләр. Исмәгыйль бабай, горурланып, белгәннәрен унбер онык-оныкчыкларына җиткерә, "Бөек Ватан сугышы" орденын, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медален күрсәтә. Түшенә тагын бик күп медальләр таккан костюмы өй түрендә эленеп тора. Авылның бердәнбер ветеранын очрашуларга чакырып торалар, шуны киеп, мәктәпкә укучылар янына керә, бәйрәмдә һәйкәл янына килеп, ил азатлыгы өчен көрәшеп, һәлак булган авылдашларын, полкташларын искә ала.

- Ходай Тәгалә сәламәтлек биргән, шуның өчен мин шат, риза. Туксанга якынлашам бит. Шушы яшьтә үз аякларың белән йөреп, тыныч дөньяның кадерен белеп яшәү бәхет ул. Балалар, оныклар сугышны киноларда гына күреп белсеннәр, беркайчан туплар авазы ишетелмәсен, - ди ветеран.

Розалия Мостафина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: