Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә "иң шәп әни"ләр әниләр көненә үзләре бүләк ясады

Талантлы кеше – бөтен яклап та талантлы була диләр, “Иң шәп әни” бәйгесендә катнашып, бөтен авылны шаулаткан Шөгер әниләре бу әйтемнең дөреслеккә туры килүен кабат исбатладылар.

Узган якшәмбе – әниләр көне булгач, бер караганда, бу көндә безнең кадерле әниләребез тәбрикләү һәм бүләкләр генә кабул итеп торырга тиеш сыман. Әмма Шөгер мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Рәхимова һәм авылның иң уңган, талантлы әниләре бу көнне барча кешеләр өчен бәйрәм ясарга ниятләгән булган. Бәйгегә озак итеп, җентекләп әзерләнгәннәр.

 “Иң шәп әни” бәйгесендә катнашкан хатын-кызлрыбызның барысы да диялек күп балалы әниләр. Шуның өстенә аларның һәрберсе хезмәт урыннарында  алдынгылык казанган, тырышып эшләүче кешеләр. Авылдагы ике  балалар бакчасында да музыка сәнгатен өйрәтүче Мәдинә Әхмәтова, “Кояшкай” балалар бакчасында эшләүче Венера Шәмсетдинова, “Тургай” бакчасыннан Лилия Шәмсетдинова өчәр бала тәрбияли, шулай ук “Тургай”да эшләүче Ләйсән Ситдыйкова ике бала үстерә, ә бүгенге көндә әле декрет ялында булган Рамилә Дәүләтшинаның  балалары- дүртәү. Бәйгегә әзерлек бик җитди  булды, ярышта катнашучы әни кеше генә түгел, бөтен гаилә тырышлык куйды, чөнки бәйге берничә темага багышланган өлешләрдән торды. Аларның күпчелегендә әниләрнең гаилә әгъзалары белән бергә катнашуы кирәк булды һәм  алар үз әниләренә зур теләк белән ярдәмгә килделәр,”- ди Гүзәл Рәхимова.

Әниләр бәйгесе һәрберсе үзенчә мавыктыргыч, кызыклы булган биш  кисәктән торды. Беренче өлештә авылның бер эштә дә сынатмаган, уңган әниләре үзләренең гаиләдә -әни, тормыш иптәше, эш урыннарында- яхшы хезмәткәр булу серләрен ачтылар, тормыш девизлары турында сөйләделәр.

 Үзешчән сәнгать номерлары да,  бәйгедә катнашучының гади бер чыгышы гына түгел,  чын артистларча тамашачыны үзенә җәлеп итеп, азактан уйланырга мәҗбүр итә торган тулы бер иҗат җимеше булды.

Ә менә әниләрнең аш –су осталыгына аерым тукталып үтми мөмкин түгел, кайда-кайда, ә менә бу өлкәдә әниләр никадәр талантка ия булуларын күрсәтеп тә карадылар!  Алар пешергән ризыклар чараның азагына кадәр могҗиза белән генә  бөтен килеш сакланып калгандыр, монда үзебезнең милли бавырсак, чәк-чәк, өчпочмак- бәлеш һәм исемнәрен әйтеп бетергесез башка тәм-томнардан тыш, бәйрәм табыннары өчен төрле салатлар, хәтта ягылмалы ипиләргә кадәр ясап килгәннәр.

“Иң шәп әни” бәйгесенең күздән яшьләр чыккынчы көлдергән өлеше –модалы киемнәр һәм кызыклы сәхнә күренешләре-скетчлар  күрсәтү булды. Көяз күлмәкләр тегү өчен әниләр тукыма гына түгел, гади кәгазь һәм  чәй кәгазе, полиэтилен, чыршы уенчыкларына кадәр кулланганнар.  Модалы күлмәкләр дефилесендә дә, скетчларда да  билгеле инде, ярышучы әниләрнең гаилә әгъзалары  һәм аларга теләктәшлек белдереп, һәрьяклап ярдәм күрсәкән хезмәттәшләре катнашты.

Әниләр өчен бүләкләрне авыл депутатлары әзерләгән иде, ә мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бәйгене концерт номерлары белән бизәп тордылар.

Бәйгене бәяләүче жюри әгъзалары иң уңган, талантлы әнине билгеләгәндә бермәлгә югалып та калды – бөтенесе дә талантлы, ә иң зур талантлары – гаилә җылысын саклаучы, акыллы, белемле һәм шәфкатьле балалар тәрбияләүче әни булу, әлбәттә.

 Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әиләрне тәбрикләп ясаган чыгышында болай диде:

"Җәннәт- әниләрнең аяк астында диләр, әниләребезгә кадер-хөрмәтле булыйк. Моның өчен олыларга ихтирамлы булган балалар тәрбияләү кирәк. Гаиләләрендә дә, хезмәт урыннарында да  башкаларга үрнәк булып тора алган яшь әниләрнең авылыбызда күп булуына бик куанам. Аларның  сәнгатькә дә гашый кешеләр булуы икеләтә шатлыклы."

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев