Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгернең данлыклы укытучысы Венера Зәкуан кызы

Шөгердән Венера Зәкуан кызы һәм Рево Габделхак улы Сөләймановларның тормыш тарихы бик гаҗәеп һәм кызыклы. Алар тормышы буйлап сәяхәт иткәндә хәтта ил тарихы турында китап язарга да мөмкин.



Аларның өендә уңайлы кунак бүлмәсе, иске фотолар, саргаеп беткән газетлар. Венера Зәкуан кызы бик бәхетле, чөнки ул үз гомерен яраткан эшенә  багышлаган. Ул укытучы. Аның гаиләсе, эше иң зур куанычлары. Ул безгә үзенең тормышы, юлларда очраган кешеләр турында сөйли. Авыр елларда ярдәм кулын сузган киң күңелле кешеләр турында.

“Укытучы һөнәре буыннан-буынга килә”, -ди Венера Зәкуан кызы. Әбисе, бабасы, әнисенең абыйсы, туганнан туган апалары да педагогика өлкәсенә бәйле кешеләр булган. Ризаэддин Фәхреддин да аларның  нәселенең күренекле вәкиле.


Балачак хатирәләре


Венера Зәкуан кызы Түбән Чыршылы авылында туып үскән. Түбән Чыршылы мәктәбенең 100 еллыгына чакыргач, ул сәламәтлегенә сылтап, бармаска уйлый. Ләкин ничек инде үзең укыган, әти-әниең эшләгән мәктәпкә бармыйсың инде. Мәктәптә ул үзенең коллегалары, укучылары, авылдашлары белән очрашты.
Сугыш башланганда аңа өч яшь була. Әтисе Смоленск янында һәлак була. Әнисе Мөнәвәрә Чапаева кулында дүрт бала белән кала.  Ул һәрвакыт мәктәптә, иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә. Кич белән лампа астында апасы аларга матур тормыш турында китаплар укый, бу вакытларда авырлыклар да, ачлык та онытылып торган.

Бүгенге көнгә кадәр Венера Зәкуан кызы зур хөрмәт белән үзенең укытучыларын искә төшерә. Лира апа Чапаева – аның туганнан туган апасы. Бик кырыс кеше булып күренсә дә, Венераны үз өенә чакырып шигырьләр ятлата, биюләр өйрәтә. Аның өендә ниндидер тәмле ризыклар белән сыйлыйлар иде аны. Венера Лира апасына охшарга тырышты. Ә Мәхмүт абый Ситдиков аның китаплар  укырга яратуын хуплый иде. “Син Әхмәрова, математиканы ясамасаң да ярый, тик үзеңнең китапларыңны укы да миңа сөйлә”,- дип әйтә торган булган.

Сугыш тәмамлангач, сугыштан солдатлар кайта башлады. Бу бик шатлыклы вакыйга булса, икенче яктан аяныч иде, күпчелек сугыштан кайта алмады, шул исәптән Венера ханымның да әтисе кайтмады. “Безнең урамда бер әти исән килеш кайтты: Шамил абый, аның үзенең дә гаиләсе зур иде, сигез бала. Ул вакытта иң бай гаиләләрнең берсе, чөнки аларның һәрвакыт кайнап торган самавырлары бар иде. Өстәлләрендә ипи, сөт, бәрәңге. Бу йортта бик күңелле иде, һәр кунакны өстәл янына утыртып сыйлый иделәр. Без-балалар һәркөн керәбез аларга. Сугыш вакытында соңгы ипи кисәге белән бүлешәләр дип сөйлиләр һәм бу шулай булды да”, - дип сөйли ул.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев