Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдәшебез Әминә апа Шәрәпова үз шигырен тәкъдим итә

Сагышлардан моңлану. Болыннарга чыгып зәңгәр чәчкәләрне Җыйдым кочагыма тутырып. Күкрәгемне җәеп киң сулыштан, Җырладым мин болын тутырып. Күңелемдә туды бик матур җыр, Йөрәгемнән чыкты моңнары. Сагыну, сагышларым бар да шушы, Җыр сүзенә срылып уралды. Күзләремнән яшьләр атылып чыкты, Хисләнеп бер тагын җырладым. Болыннарның йомшак үләненә, Мин тәгәрәп ятып еладым. Бер...

Сагышлардан моңлану.

Болыннарга чыгып зәңгәр чәчкәләрне

Җыйдым кочагыма тутырып.

Күкрәгемне җәеп киң сулыштан,

Җырладым мин болын тутырып.

Күңелемдә туды бик матур җыр,

Йөрәгемнән чыкты моңнары.

Сагыну, сагышларым бар да шушы,

Җыр сүзенә срылып уралды.

Күзләремнән яшьләр атылып чыкты,

Хисләнеп бер тагын җырладым.

Болыннарның йомшак үләненә,

Мин тәгәрәп ятып еладым.

Бер хәсрәтем юк бит, нигә болай,

Кыланам соң мин дип уйладым.

Зәңгәр чәчәкләрнең исләреннән,

Исерделәр минем уйларым.

Рәхәтләнеп, иркен сулыш алып,

Җиңеләеп барлык уйлардан.

Кайтыр юлга чыктым, җиңел атлап,

Чәчкә җыеп киң болыннардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев