Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең үрнәк гаиләсе: Хамит абый белән Әкълимә апа Җиһангировлар

Шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Хамит абый белән Әкълимә апа Җиһангировларның гаиләсендә зур бәйрәм. Ямьле җәй айларында туган бу бәхетле пар шушы көннәрдә үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Аларга кунакка барганда, әти-әнисенә Санкт-Петербург шәһәреннән кунакка кайткан кызы Әлфирә өй җыештырып йөри иде. - Бүген төнлә Мәскәүдә яшәүче кызыбыз Гөлфирә дә...

Шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Хамит абый белән Әкълимә апа Җиһангировларның гаиләсендә зур бәйрәм. Ямьле җәй айларында туган бу бәхетле пар шушы көннәрдә үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтә.

Аларга кунакка барганда, әти-әнисенә Санкт-Петербург шәһәреннән кунакка кайткан кызы Әлфирә өй җыештырып йөри иде.

- Бүген төнлә Мәскәүдә яшәүче кызыбыз Гөлфирә дә кайтып җитәргә тиеш. Берүк самолеты гына яхшы очсын, - диде Хамит абый аталарча газиз баласы өчен борчылып. Тагын бер Нәзирә исемле кызлары Писмәндә һәм Марат атлы уллары Түбән Камада яши икән. Бала югалту ачысын да татыганнар - Лениногорскида яшәүче уллары Хәлиле 45 яшендә вафат булган икән.

Хамит абый үзе тумышы белән Чыршылыдан. Гаиләдә дүртенче бала булып туган ул. Әтиләре Хаматгалим сугыш башлангач, биш баласын калдырып, яу кырына китә һәм аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Тугыз яшьлек Хамит абый гомер буе әтисен санып яши. Әле дә аны соңгы тапкыр күргән көнен бүгендәй хәтерли.

- Улым, мин бик еракка китәм. Белмим, әллә тагын күрешәбез, әллә юк. Әниеңне беркайчан да ташлама, терәк бул аңа , - дип бик ныклап әйтеп калдыра. Әтисенең соңгы сүзләрен гомер буена йөрәк түрендә саклаган Хамит абый тормыш сынаулары алдында сынмый-сыгылмый. Әнисе Дөрлеҗинанны да 95 яшенә кадәр карап, кадерләп соңгы юлга озата. Ачлы- туклы яшәгән юбилярның балачак еллары авыр хезмәттә үтә: үгезне җигеп кырда сабан серү, утын кисү дисеңме? Хезмәт белән чыныгып үскән егет гомер буе сынатмый. Армиягә кадәр һәм аннан кайткач та, кырык елдан артык СУМРда тракторчы булып эшли.

- Аллага шөкер, тормышта югалып калмадым, кеше алдында ким-хур булып яшәмәдем. Эше дә, ашы да булды, - ди язмамның герое.

Тормыш иптәше Әкълимә апа да мактауга лаек кеше. Тумышы белән Сгуышлыдан булган кыз да ишле - тугыз балалы гаиләдә үсә. Беренче сыйныфта укыганда, алар Вәли Хуторына күченеп киләләр. Балалардан иң өлкәне буларак, Әкълимә апа ике сеңелесен һәм биш энесен дә карарга туры килә. Хезмәт сөючән кыз армый-талмый колхозда да эшләргә вакыт таба: сыер сава, бозаулар карый, кыр эшләреннән дә курыкмый. Лениногорскига килгәч тә, ун елдан артык шәһәребезнең тегү фабрикасында төрле хезмәт башкара ул.

- Ул заманнарда тегү фабрикасының гөрләгән чагы, икешәр смена эшли идек,- дип нинди зур фабрика юк булды бит дигәндәй, эшләгән елларын сагынып та алды.

Гомер буе намус белән эшләгән шәһәрдәшләребезнең тырышлыклары бушка китми. 1972 елда Лениногорскига күченгән гаилә башта Донская урамындагы кысан баракта яшәгән булса, бүген исә үз көчләре белән алган дүрт бүлмәле киң һәм якты фатирларында гомер итәләр.

Хамит абыйны 1954 елда, армиядән кайткач, очрата ул. Бер ел очрашып йөргәч, декабрь аенда кавыша алар. Биргән вәгъдәләренә тугры калып, кулга-кул тотынышып алты дистә елдан артык вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганнар. Бүген дә үрнәк һәм матур пар булып яшиләр. Шулай берсендә Хамит абыйны очратып, хәлләрен сораша башлагач:

- Әбекәем ( ул сүзне шундый назлы һәм яратып әйтте) авырып китте бит әле.Шуңа бераз кәефем кителеп тора, берүк тернәкләнеп аягына баса гына күрсен. Ансыз тормышның яме дә, тәме юк , - дип бик каты борчылганы ничектер исемдә калган.

Тормышта хатын-кыз төп гаилә учагын саклаучы булгач, Әкълимә ападан бәхетле һәм тату яшәүнең серен дә сорарга булдым. Ул исә гафу итә белүдәдер. Дөнья булгач, төрлесе була аның,без дә гел кочаклашып кына яшәмәгәнбездер, ачуланышкан чакларыбыз да булгандыр инде, -дип елмайды хуҗабикә. Ә менә Хамит абый озак яшәр өчен бер-береңне хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәк, - дип саный.

- Тату һәм аңлашып яшәү бер бәхет булса, тигез картлык - икеләтә бәхет дип, һәр туган көнгә шөкерана кылып яшиләр. - Алдагы калган гомерне дә шулай саулыкта, бер-беребезне санлап яшәргә булсын иде, - дип телиләр. Амин, шулай була күрсен! Хамит абый белән Әкълимә апага пар канат булып, якыннарын һәм туганнарын сөендереп озак еллар яшәргә язсын.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев