Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең 11нче гимназиясендә гамәли-методик семинар узды (фотолар)

Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясе кайнап торды. Әйтергә кирәк, татар рухында кайнады ул. Биредә "Заманча педагогик технологияләр куллану нигезендә компетенцияләр үстерү" темасына гамәли-методик семинар үтте. Анда районыбыз авылларыннан укытучылар, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы шәһәрләреннән дә укытучылар килде. Гимназия Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итә, шунлыктан аннан да доцент Гөлфия Гайнуллина ерак араларны...

Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясе кайнап торды. Әйтергә кирәк, татар рухында кайнады ул. Биредә "Заманча педагогик технологияләр куллану нигезендә компетенцияләр үстерү" темасына гамәли-методик семинар үтте.

Анда районыбыз авылларыннан укытучылар, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы шәһәрләреннән дә укытучылар килде. Гимназия Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итә, шунлыктан аннан да доцент Гөлфия Гайнуллина ерак араларны якынайтып кайткан иде, шулай ук "Мәгариф" журналыннан Рушания Хөснетдинова килгән. Кунакларны гимназия директоры Флера Хәйбрахманова, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова сәламләде.

11нче гимназиянең укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте, методик кафега алып кереп, уку-укыту эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат белән "сыйлады". Килгән кунаклар өчен бай эчтәлекле көн булды, дияр идем. Кызыклы дәресләр берсен икенчесе алыштырып кына торды, каян уйлап бетергәннәр диген!

Дәресләрнең, класстан тыш чараларның татар телендә баруы күңелгә шатлык хисләре өстәде.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев