Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сихердән һәм бозымнан ничек сакланырга?

Сихердән бозымнан сакланыр өчен дин галимнәре Коръәннән сүрәләр аятьләр укырга, Аллаһы Тәгаләгә дога кылып ялварырга киңәш итәләр.


Догаларны, аятьләрне яттан өйрәнү тагы да яхшы.

Мисал өчен — «Аятел көрси» — Коръәннең төп аяте. Хәдистә язылганча, кем йокы алдыннан «Аятел Көрси»не укый, шуны Аллаһ Тәгалә иртәнгә кадәр саклый, шайтан аның янына килә алмый. Тагын бер хәдистә төнгә каршы «Бәкарә» сүрәсенең 285-286нчы аятьләрен укырга кушылган. «Аллаһ булдырган явызлыктан Аның ук сүзләрен кабатлап, аңа сыенам». Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Өйгә кергәңдә шушы сүзләрне әйтсәң, явызлык аңа тимәячәк».

Яки икенче бер хәдис: «Рәхимле һәм миһербанлы Аллаһ җирдә дә, күктә дә миңа бернинди дә зыян китермәс, чөнки Ул — ишетүче, белүче». Йөрәгендә бу изге сүзләр даими сакланса, теле белән һәрвакыт аларны кабатлап торса, ул кешегә сихерче дә, җен дә — берсе дә куркыныч түгел!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) авырулардан һәм сихердән котылу өчен догалар өйрәтеп калдырган. Үзенең сәхабәләре чирләп китсә, Мөхәммәд (с.г.в.) шушы догаларны укып дәвалаган. «Әй, безнең Раббыбыз, безне бәхетсезлектән коткар, безне сәламәтләндер, чөнки Синнән башка безне сәламәтләндерүче юк, безне авыру килеш калдырма».

Шулай ук иртә кичен «Ихлас», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен уку сихердән саклый, дип яза «Нур.татар» сайты.

https://kiziltan.rbsmi.ru
Фото: pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/sikherdn-m-bozymnan-nichek-saklanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев