Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Син свиданиегә яхшылап киенеп һәм ашап килә торган бул!»

Гадәттә, кияүдә булмаган кызларга, нишләп кияүдә түгел, алучы юкмы әллә дигән мәгънәсез сорау биреп аптыраталар. Бу сорауны минем үземә дә бик еш бирәләр. Нишләп булмасын, алучысы бар.

Аларга кияүгә чыгарга теләүче генә юк. Алар диюем - безнең кебек акыллы, инсафлы, уңган-булган кызларга лаек булмаган хәчтерүшләр. Урамда да, кибет-мазарларда йөргәндә, кафеларда утырганда да килеп сүз кушучылар юк түгел. 

Күпмедер вакыт аралашканнан соң кайда эшләве, кайда яшәве белән кызыксынмый калмыйсың, билгеле. Сорашкан булсам да, аларның ни дип әйтәсен мин алдан ук чамалыйм инде. Чөнки барысының да бертөрле җавап. Машиналары булмаганнар, гадәттә, «саттым, яңаны алырга ниятләп торам әле, дигән җавап белән котыла. 

Үзеңә фатир булдыру турында уйламыйсыңмы дигән сорауга, «стимул юк, хатын булса, балаларың үссә, ничек тә фатир алу җаен карар идем әле» дигән җавапны ишетергә мин инде әзер булып торам. Мин дә алар кебек авылдан килдем. Биш ел буе институтта укыдым. Эшли башлагач та, өстәмә эшкә алындым. 

Репетитор да булдым, идән дә юдым, акча туплап, кредитка фатир алдым. Минем дә ирем юк, стимул юк дип, без кызлар кемнеңдер китереп биргәнен көтеп утырмыйбыз бит. Әле тагын үзләре галәмәт тә саран. Свиданиегә чакырсалар да, урамда тукталышта телләренә салынып басып торалар. 

Урамда суык, берәр кафега кереп утырыйк булмаса, дисәң, сез кызларга шул кафе да кино булсын инде, дип битәрләргә дә күп сорап тормыйлар. Кафеда үзем өчен үзем түләгәнгә дә тыныч кына карап утыралар. Кызларны кафега чакырып, бер чынаяк каһвә белән бер пирожное кисәге өчен түләргә акчалары да булмагач, нәрсәгә дип кызлар артыннан чабарга?

Иптәш кызым белән булган хәлне языйм әле. Бауман урамын аркылыга-буйга өч тапкыр урадык. Туңып беткәч, әйдә кафега керәбез, дидем. Егет, син свиданиегә яхшылап киенеп һәм ашап килә торган бул дигәч, мин ни еларга, ни көләргә белмәдем, дип зарланган иде ул бер егеттән. Менә шуннан соң сез бездән, кияүгә алучы юкмы дип сораганчы, кияүгә барырлык егетләр бармы, дип сорау урынлырак булыр.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/sin-svidanieg-yakhshylap-kienep-m-ashap-kil-torgan-bul

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев