Реклама
23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз