Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөмбел Билалова: "Тәнкыйть әйтүчеләргә үпкәләмим" (әңгәмә)

Татар эстрадасының талантлы һәм чибәр җырчысы Сөмбел Билалованың иҗатын күптәннән күзәтеп барам. Ул - акыллы, тырыш, максатчан, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Мәктәп чорында ук "Татар кызы" исеменә лаек булган, укуын алтын медальгә тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, татар халкына хезмәт итүен дәвам итә, яңа җырлар...

Татар эстрадасының талантлы һәм чибәр җырчысы Сөмбел Билалованың иҗатын күптәннән күзәтеп барам. Ул - акыллы, тырыш, максатчан, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Мәктәп чорында ук "Татар кызы" исеменә лаек булган, укуын алтын медальгә тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, татар халкына хезмәт итүен дәвам итә, яңа җырлар иҗат итә. Быел җәй ахырында җырчы "Сайра, былбыл" җырына халыкчан клип төшерде.
- Сөмбел, клип өчен милли киемнәрне кайдан табып бетердегез? Гомумән, клип төшергәндә нинди авырлыклар булды?
- "Сайра, былбыл" җырының сүзләрен - Гөлфия Шакирова, көен Гүзәлия иҗат итте. Клипны М7 трассасында урнашкан "Татар авылы" этнопаркында төшердек. Минем күптән татар халык киемнәрен киеп, әмма заманча рухта клип төшерәсем килә иде. Бу идеяны режиссер Айдар Габдрахмановка җиткергәч, бергәләшеп сценарий яздык. Айдар белән бергә эшләү теләге дә күптән бар иде. Авырлыкларга килгәндә, милли киемнәр табу мәсьәләсе бар иде. Аларны клипта төшкән "Сәйдәш" халык бию театры җитәкчесе Таһир Латифуллин һәм Г.Камал театры тәкъдим итте.
- Клипны төшерү, һава торышы бозылу сәбәпле, берничә көнгә кичектерелгән икән?
- Чыннан да, беренче килгән көнне аны төшереп булмады. Таң аткан чакны төшерергә кирәк булгач, төнге икедә торып чыгып киттек. Болытлы көн булгач, клип төшерүне кичектерергә туры килде. Нәкъ менә без җыенган көнне кояш чыгып, көннәр матурланып китте. Клипны бер көн эчендә төшереп бетердек.
- Бу клибыңда әниеңне дә, бертуган апаң Гөлшатны да күрәбез...
- Әни бер күренештә генә төште. Апамның 6 яшьлек кызы Энҗе дә клипта төшәргә ризалашты, тырышып уйнады. Аннан соң Гөлшат исемле тагын бер туганыбыз да төште. Ә төп рольне, тимерчене Илгиз Бәдертдинов исемле егет уйнады. Минем тагын халыкка билгеле, танылган йөзләрне дә клипка кертәсе килде. Зөлфәт Зиннуровка рәхмәт, берсүзсез риза булды. Бәлки иң авыры аңа туры килгәндер, чөнки ул иртүк килеп, аның катнашындагы күренешләрне төшергәнне кичкә кадәр көтте.
- Клип турында нинди фикерләр әйтелде? Халык ничек кабул итте?
- Аллага шөкер, бары уңай фикерләр генә ишеттем. Интернетта да мактау сүзләре генә язалар. Хәтта чит илдә яшәүче татарлар да теләк-фикерләрен җиткерде. Ләкин тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. "Яңа гасыр" телеканалындагы "Музыкаль дистә" тапшыруына килүче кайбер кунаклар тискәре фикер әйтә. Әйтик, Фердинанд Сәлахов клипның җыр сүзләренә туры килмәвен белдерде. Мин андый сүзләргә үпкәләмим, чөнки кеше үз фикерен җиткерә икән, димәк, ул битараф түгел, һәркемнең үз фикере булырга тиеш. Ә миңа тәнкыйть сүзләре тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирә.
- Сөмбел, "Сайра, былбыл" җыры өчен ничек тавыш бирергә була?
- Клипны ай дәвамында һәр атна саен шимбә көнне иртәнге унда "Яңа гасыр" телеканалындагы "Музыкаль дистә" тапшыруында күрсәтәләр. 5066 номерына 239 санын СМС-хәбәр итеп юлларга кирәк, СМС бәясе нибары 10 сум. Әгәр клип ай дәвамында беренче өчлектә торса, җыр ел ахырында узачак "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенә лаек булачак.
- Синең быел юбилей елы да бит әле. Җәй көне үзеңә 30 яшь тулды, сәхнәдә җырлавыңа - 10 ел. Бу вакыйгаларны ничек билгеләп үттең?
- Туган көнем Ураза аена туры килгәч, аны Казанда әти-әниләр өендә генә билгеләп үттек. Концертка килгәндә, әлбәттә, минем Казанда да һәм хәтта Мәскәүдә дә концерт оештырасым килә. Мин ни өчендер аны Мәскәүдә түгел, ә Казанда оештыру авыррак дип уйлыйм. Беркемгә дә сер түгел, концерт оештыру - бик чыгымлы эш, әлегә аны башкарып чыга алырдай мөмкинлекләрем юк.
- Руль артында йөрүеңә дә тиздән 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә ничә машина алыштырдың?
- Барлыгы 4 машина алыштырылды. Хәзер соры төстәге "Honda Accord" машинасында йөрим. Казанга кайткач әтинекендә йөрим, чөнки аныкы икәү. Үзем генә булсам, Казанга поезд белән кайтам, ирем белән булсак, машинада кайтабыз.
- Казанны, әти-әниеңне гел сагынып яшисең. Тормыш иптәшең Рафаэльнең Казанга күченергә теләге юкмы?
- Бу хакта уйлаган чаклар булды. Ул каршы түгел. Ләкин бу - мөһим адым, бик ныклап уйларга кирәк, чөнки Рафаэльнең эше Мәскәүдә. Монда күченер өчен иң элек яхшы эш урыны табырга кирәк. Мин ничек җырлаган булсам, җырлармын анысы, мәҗлесләр дә алып барыр идем. Шунысы сөендерә: Казан кайткан саен күзгә күренеп үзгәрә. Юкка гына аны Россиянең өченче башкаласы дип әйтмиләрдер. Минемчә, Казан - яшәү өчен иң уңайлы шәһәр. Казанда озаграк торсам, китүләре бик авыр. Кайвакыт поездга утыргач, елап та алам...
- Казанда сәнгать мәктәбендә эшләдең. Мәскәүдә дә балалар өчен бәйрәм оештыру оешмасында эшләп алган идең. Рәсми эш урының бармы анда? Син бит әле икенче югары белемең буенча - юрист.
- Юк, бер кая да эшләмим, ләкин балаларны, алар белән эшләргә яратам. Шуңа күрә бәлки кайчан да булса балалар белән бәйле үз эшемне дә ачырмын, Ходай кушса. Әлегә мәҗлесләр оештыру белән генә шөгыльләнәм. Аннан соң Мәскәүдә татарлар өчен оештырыла торган чараларда еш катнашам. Узган ел Татар яшьләре көннәрен үткәрдек. Ә юрист буенча эшләргә теләгем юк әлегә, чөнки ул миңа кызык түгел. Бәлки киләчәктә дипломның кирәге чыгар, булып торуы мөһим, ашарга сорамый бит ул.
- Сине Мәскәүдә таныйлармы?
- Татарлар булган урыннарда танырга мөмкиннәр. Әйтик, "Бәхетле" кибетендә танып эндәшәләр. Ә болай юк. Һәм мин моңа сөенәм генә, чөнки урамга бизәнмичә чыккан чаклар да була. Ә Казанда һәр бишенче кешенең берсе таный.
- "Үземдә йолдыз чирен кузгатырга телим" дигәнең истә. Хәзер Сөмбел Билаловада бармы ул "йолдыз чире"?
- Артист кешедә "йолдыз чире" алай ук көчле дә булмасын, әмма ул үзенең бәясен белергә тиеш. Әлбәттә, йолдыз булгач, кайвакыт баш күтәреп йөргән чаклар була. Минем өчен бу - табигый күренеш. Миңа да бит бернәрсә дә җиңел генә бирелмәде, ярдәмчеләрем булмады, барысына да үз тырышлыгым аркасында ирештем. Миндә үз дигәнемә ирешү көчле, оештыру сәләтем бар. Мәҗлесләр алып барганда, ул бик нык ярдәм итә, чөнки кайвакыт хәтта 200 кунакны үземә каратып тотарга туры килә.
- Сөмбел, моннан берничә ел элек рәсем ясарга өйрәнергә теләвең турында әйткән идең. Бу хыялыңны тормышка ашырдыңмы әле?
- Кызганыч, ул теләгемне һаман тормышка ашыра алмыйм. Берничә тапкыр рәсем ясау өчен кирәк-яраклар да алганым булды. Теләсә кемне рәсем ясарга өйрәтеп була, диләр, шуңа да өметемне өзмим. Минем рәсем ясауга бөтенләй кулым ятмый.
- Ә нәрсәгә кулың ята? Аш-су өлкәсендә нинди хуҗабикә син?
- Ашарга пешерергә яратам, аеруча озын ялларда. Еш кына интернеттан өйрәнәм, ләкин үземчә пешерәм. Камыр ризыклары да пешергән чаклар була. Белмәгәнен әнидән шалтыратып сорыйм. Мин инде, гадәттә, бәлеш пешерәм. Ул бәлешне Мәскәүдәге барлык дусларыбыз да ашап карады. Хәзер махсус аны ашау өчен киләләр. Мәскәүдә милли ризыкларны бик пешермиләр. Анда, мәсәлән, гөбәдиягә корт табу бик авыр.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сомбел билалова