Социаль челтәрләрдә Спиридоновка авылында кибет ачуны сорап бәхәсләшәләр
Төрле кеше төрлечә фикер йөртә.
Районыбыздагы Спиридоновка авылы Зеленая Роща авыл җирлегенә карый. Спиридоновка – булачак Лениногорск районы территориясендәге беренче төп мордва авылы булган ул. Авылның беренче төпләнүчеләре мәҗүсиләр яки яңа чукындырылган халык булган.
Лениногорск пабликларының берсендә “Спиридоновкадагы кибетне ачсыннар иде. Алайса һәрвакыт Зеленая Роща авылындагы кибеткә барырга туры килә. Һәркемнең дә күрше авылга йөрергә мөмкинлеге юк бит”, дигән хәбәр язып куйганнар. Һәм кибет фотосы куелган. Ул ак кирпечтән төзелгән бина. Кибетнең тышында “Продается” дигән язуы да бар. Кибет территориясендә үләннәр дә биек итеп үскәнлеге күренә.
Социаль челтәргә әлеге хәбәрне куюга, халык фикерләр язып куйган: “Кечкенә авылда кибет тотуның файдасы юк”, “Әнә бит продается дигән язуы бар, димәк сатачаклар инде аны, ачмаслар”, “Берәрсенә шәхси эшмәкәр булып китү өчен бу бина ярап куяр иде”, Бер сезнең авылда гына түгел, без дә кибеткә шәһәргә йөрибез”, дигән комментарийлар бар.
Әлбәттә, халык өчен беренчел мөһим продуктлар сата торган кибет булса, уңайлы булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев