Заман сулышы

Лениногорск районында сөт сатып баеп буламы?

Авыл халкы элек-электән шәһәрне туендыручы булып тора. Икмәк үстереп, мал асрап, ит, сөт белән тәэмин итеп торучылар да алар бит. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып әйтеп буламы? Без мәктәптә укыган елларда, бу үткән гасырның 90 нчы елларында, Иске Шөгер авылында сыер тотмаган гаилә бик сирәк иде. Беркеме дә булмаган...

Авыл халкы элек-электән шәһәрне туендыручы булып тора. Икмәк үстереп, мал асрап, ит, сөт белән тәэмин итеп торучылар да алар бит. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып әйтеп буламы?
Без мәктәптә укыган елларда, бу үткән гасырның 90 нчы елларында, Иске Шөгер авылында сыер тотмаган гаилә бик сирәк иде. Беркеме дә булмаган ялгыз әбиләр генә асрамагандыр. Инешнең бер ягында 50-60, икенче ягындагы көтүгә 100 ләп сыер йөри иде. Махсус көтүче юк, чират белән. Авыл халкы үзләре арасыннан билгеләгән җаваплы кеше һәркемнең өенә барып, кайсы көнне чыгарга тиешлеген алдан әйтеп йөри, бер сыер булса - бер, ике булса - ике көн көтәсең. Елга ике-өч тапкыр гына килгәнгә, әти-әниләргә ияреп, без - бала-чагалар да чыга идек. Иртә таңнан торып, кичкә кадәр йөреп арысак та, күңелле булган икән дип уйлыйм хәзер, үзеңнең эшкә ярарлы булуыңны белү үзе рәхәт бит.
Ә хәзер ничек? Берничә авылдан алган мәгълүматка киңрәк тукталам.
150-160 баш сыеры булган заманда яшәгән авылның өлкән кешеләрен бүгенге көнгә кайтарсак, алар бик нык гаҗәпләнер: "Сугыш вакытында да сыерларын саклап калырга тырышканнар, бетермәгәннәр", дип әрләрләр кебек тоела. Иске Шөгердә көтү буенча җаваплы Галия апа Галимова әйтүенчә, хәзерге вакытта авылда 40 лап сыер бар икән. Шуның 30ын көтүгә куалар, калганнары үз иркендә йөргән. Аларның "Лениногорская" агрофирма"сы кырларына керүен күргәч,штраф белән куркытканнар. Шуңа да хәзер йә көне-төне сарайда, яисә бакча башына арканлап куялар, ди. Быел, берничә дистә елга беренче тапкыр, авыл көтүенең көтүчесе бар. Бу эшкә Ришат Шиһапов алынган. Бер ялсыз ялгызы гына көннәр буе көтү җиңел түгелдер инде анысы. Бер сыерга айга 600 сум исәбеннән түләнә икән. Сыер асраучылар ай саен көтүгә чыгу мәшәкатеннән котылуларын аңлап, бер каршылыксыз бирәдер әлеге акчаны. Дөрес, үгез юк. Шуңа да, кем акча түләп, ясалма юл белән аталандырып, кемдер башка алым белән сөтлебикәләрен "качыра" икән. Әлеге эшләрнең күбесе көтү туктагач башкарылганга, сыерлар кыш-яз айларында түгел, көтү чыккач - җәй бозаулыйлар, дип зарланучылар бар.
Иске Шөгер авылы җирлегенә караган Яңа Шөгер авылында гомумән көтү юк, диләр. Баш саны егермегә дә җыелмаган малкайларны көтүгә алынырга теләүче булмаган. Чират буенча айга икешәр тапкыр диярлек көтүгә чыгу да бик үк җайлы түгел. Шуңа да кемдер сарайда гына тота, карап торучысы булганнар болынга алып төшеп арканлый. Кеше саны бер меңнән артык булган ике авылга бергә 60 лап сыер булу бик аз инде ул.
Ә менә Туктар Урдалысы, Карагай авылларында хәлләр бик мөшкел түгел икән әле. Ике авылга бергә 670 ләп кешесе булган авыл җирлегендә 150 дән артык сөтлебикә барлыгын белдек. Урдалының үзендә ике көтү. Бер очында чиратлап көтәләр, икенче очтагы малкайларны кырга алып чыгу эшен быел беренче тапкыр Ринат Сабитов үз кулына алган. Каникул вакытында малае да булышкан, җае чыкканда хатыны да көтешә. Түләү, башка авыллардагы кебек үк, бер сыерга 600 сумнан. Биредә абзар тутырып мал асрау гадәте дә бетмәгән. Карагайда Эльвира Таҗиева белән Ралия Гайнановалар дүртешәр сыер сава. Өчәр баш асраучылар да 7-8 гаиләгә җыела.
Иртә-кич сауган сөтне урнаштыру мәсьәләсе дә бар бит әле. Шөгерлеләрнең бу яктан башы авыртмый. Сыерлылар урамга бер-ике генә гаилә булганга, 3 литрлы сөтне 50 сумга рәхәтләнеп алалар.
Ә менә Урдалы, Карагайда сөтне һәркөн иртән үзенең "УАЗ" машинасы белән Илгиз Бәдертдинов җыеп, "Торос-молоко"га тапшыра икән. Бәясе генә бер дә юк. Бер литр өчен июль аенда 8 сум 70 тиен түләгән булсалар, августта 8 сум 80 тиенгә күтәргәннәр. Ә без - шәһәрлеләр кибеттән бер кап сөтне 29-35 сумга сатып алабыз. Аны кулланучыга җиткергәнче, завод шулкадәр зур чыгымнар тота күрәсең.
"Сөтне арзанга алалар, фураж кыйммәт, печән белән генә мал тотып булмый, бетерәбез инде", дип әйтүчеләр шактый диделәр, авыл җирлегенә шалтыратып мәгълүмат туплаганда. Авылларда терлек санын саклап калу өчен бирелә торган дәүләт субсидиясенә дә әллә ни ерак китеп булмый шул. Ул акчага ике-өч центнер бодай гына алырга мөмкин. Ә кышның тамагы озын.
Берничә елдан ясалма юл белән табылган сөт эчә башларбыз микәнни? Башка шундый уйлар керә. Эшләр шуңа бара да, бугай.

Теги: сљт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: