Заман сулышы

"Сугыш хатын-кыз өчен түгел" китабында Лениногорск хатын-кызлары турында мәгълүмат кергән

Татарстанда «Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») дигән республикакүләм социаль-гуманитар проекты гамәлдә. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

Әлеге проект буенча Татарстанда батыр хатын-кызларның геройлыклары турында язылган китап чыкты. Шунысы сөенечле: әлеге китапка безнең районның тугыз ветеран хатын-кызлары турында да мәгълүмат кергән.

Татарстан “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар оешмасының Лениногорск бүлеге җитәкчесе Регина Мөхәмәтшина территориаль иҗтимагый үзидарә советлары (ТОС) рәисе урынбасарлары белән берлектә китапта урын алган язма геройларына китапларны тапшырдылар. Алар Ленинград блокадасы камалышында булган Радия Гәрәева, Валентина Вельмезева янында, шулай ук балигъ булмаган концлагерь тоткыннары – Зоя Ермолоева, Валентина Ефременкова, Александра Рутковская  янында булдылар.

Ветеран апалар өчен әлеге китап – кадерле бүләк. Алар кулларына китапны алу белән күңелләрендә булган истәлекләр, тирән яралар яңарды. Радия Ахуновнага Ленинград блокадасын кичерергә туры килә, сугыш башланганда, 5  яшь кенә булса да, ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк, ди. Әтисен сугыш башлану белән фронтка алалар.  Озак та тормый, 1941 елның сентябрендә, аның Белоруссия җирендәге бәрелешләрдә һәлак булуы турында «кара» хәбәр килә.  Өйдә өч хатын-кыз: әнисе, Радия апа һәм ике яшьлек сеңелесе. Таң беленү белән, әнисе окоп казырга китә, ул сеңелесе белән көнозын өйдә утыра.

-    Һава тревогасы ишетү белән күршеләр, әни шулай үтенгәч, безне дә үзләре белән бомбадан качу урынына алып китәләр иде. Шундый авыр шартларда 900 шомлы көн һәм төн үткәрдек. Авызыбызга тәүлеккә бер тапкыр гына ризык эләгә, әни дөм караңгыда гына кайта. Сеңелем белән миңа 150 грамм, үзенә 250 грамм ипи кисәге һәм бераз су алып кайта иде. Кыш көне бозны эретеп эчкән очраклар да аз булмады”, - ди.

Александра Рутковская – 1924 елгы. 1942 елда үзе теләп фабрика-завод өйрәнүләренә (ФЗО) укырга китә. Бер елдан соң тимер юлларны торгызуда, ремонтлауда катнаша, чөнки аларны немецлар җимереп бетерә. 1943 елда хәрби частькә ирекле рәвештә ялланып керә һәм шунда кала, Берлинга кадәр барып җитә. “Тимер юлларны немецлар бомбага тота, ә без шунда ремонтлыйбыз. 1944 елда мине һәм тагын бер кызны хәрби частькә повар итеп алдылар. Безнең часть Җиңүне Берлиннан 12 километр читтәрәк каршы алды”, - ди ул.

Реклама

«У войны не женское лицо…» китабы 300 битле, анда 230дан артык язма кергән. Язма геройларының ике фотосы: яшь чакта, сугыш елларындагысы һәм хәзерге вакыттагысы урын алган. Гаилә архивларында булган фотолар кулланылган, мәгълүматлар төрле басма чараларда, район матбугат хезмәтләреннән алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: