Сугышлы мәктәбе укучысы Диананың зур уңышы
Сугышлы мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Диана Вафина үзенең активлыгы белән аерылып тора: район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә призлы урыннар алып килә, дип яза укытучы Фәния Әхмәтова.
Диана матур җырлый, бии һәм рәсем ясый. Шушы көннәрдә Диана ике Диплом белән бүләкләнде. Аның берсе «Экология – детский взгляд» дип аталган республика конкурсының муниципаль этабында “Татарстанның яшел йөрәге” номинациясендә (рәсем буенча) җиңүче булды (куратор Фәния Әхмәтова). Яшь эколог табигатьне өйрәнү һәм саклау эшендә дә актив катнашып килә.
“Әни – тормыш ул” дигән балалар ижатының муниципаль конкурсында “Презентация» номинациясендә 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (куратор Вафина Л.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев