Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суши-роллга хөкем карары чыгарылган

Аш-су әзерләп мәшәкатьләнергә теләмәгән кешеләр бүген өйгә япон ризыгы - суши-роллар китертергә күнекте. Ноябрьдә узучы Европа сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстанда әлеге популяр ризыкларның сыйфатын тикшерделәр. Бу уңайдан, халык куллану товарларының сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре пешкән дөге һәм диңгез продуктларыннан әзерләнүче суши-ролларның пробаларын Казандагы бөтен танылган...

Аш-су әзерләп мәшәкатьләнергә теләмәгән кешеләр бүген өйгә япон ризыгы - суши-роллар китертергә күнекте. Ноябрьдә узучы Европа сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстанда әлеге популяр ризыкларның сыйфатын тикшерделәр.
Бу уңайдан, халык куллану товарларының сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре пешкән дөге һәм диңгез продуктларыннан әзерләнүче суши-ролларның пробаларын Казандагы бөтен танылган җитештерүчеләрдән алырга тырыштылар.
"Татарстанда стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" федераль бюджет учреждениесендә үткәрелгән лаборатор тикшерүләр 50 пробаның 82 проценты, ягъни 41 үрнәкнең - кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын ачыклады.
Суши-роллар микробиологик таләпләргә җавап бирми: аларда эчәк таякчыклары һәм алтынсу стафилококк кебек хәтәр бактерияләр табылган. Димәк, япон кухнясын яратучылар көн саен үз сәламәтлеген куркыныч астына куя булып чыга. Тәкъдим ителгән бу ризыкның тәм-ләззәттән башка бернинди файдасы юк дияргә мөмкин.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суши и роллы