Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сырга төрелгән сөмбаш

Аш төрләндерү өчен менә менә ди­гән кабым­лык. Кунак­ларны, туган-тумачаларны үзгә ризык белән шаккат­тырыйк әле! Кирәк: * 200 г каты сыр; * 30 г укроп яки петрушка; * 300 г тозланган сөмбаш (семга) яки ала балык (форель). Эш барышы: Сырны эре угычтан уарга, үләннәрне ваклап турарга. Балыкны юка гына телемнәргә телергә....

Аш төрләндерү өчен менә менә ди­гән кабым­лык. Кунак­ларны, туган-тумачаларны үзгә ризык белән шаккат­тырыйк әле!
Кирәк:
* 200 г каты сыр;
* 30 г укроп яки петрушка;
* 300 г тозланган сөмбаш (семга) яки ала балык (форель).
Эш барышы:
Сырны эре угычтан уарга, үләннәрне ваклап турарга. Балыкны юка гына телемнәргә телергә.
Сыр белән үләннәрне бергә кушып, «су мунчасы»нда акрын гына эретергә.
Эрегән сырны полиэтилен элпәгә бушатып, өстән икенче бер элпә белән капларга һәм уклау белән юка гына итеп җәяргә. Никадәр юкарак булса, кабымлык та шулкадәр матуррак булачак.
Тик сыр тишелерлек үк булмасын.
Өстәге элпәне алып, сыр өстенә балык телемнәрен тезеп чыгабыз һәм сырны астагы элпә ярдәмендә тәгәрәтеп төрәбез.
Элпәсен алып, катламаны суыткычка куябыз. Балык белән сыр үзара ябышсын өчен аны җиңелчә генә берәр нәрсә белән бастырып торырга кирәк.
http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев