Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб һәм пациентның уртак көче белән яман шеш тә җиңелә! (КАГЫЙДӘЛӘР)

Онкология - бик җитди авыру. Әмма бүген аның белән көрәшергә була. Заманча медицина яман чирнең күп кенә төрләрен җиңәргә мөмкинлек бирә. Тик, беренче чиратта, кеше үзе сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Даими тикшеренеп тору, вакытында табибка мөрәҗәгать итү авыруны беренчел стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Димәк, дәвалануга да ышаныч күбрәк. Якындагы дистә...

Онкология - бик җитди авыру. Әмма бүген аның белән көрәшергә була. Заманча медицина яман чирнең күп кенә төрләрен җиңәргә мөмкинлек бирә. Тик, беренче чиратта, кеше үзе сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Даими тикшеренеп тору, вакытында табибка мөрәҗәгать итү авыруны беренчел стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Димәк, дәвалануга да ышаныч күбрәк.


Якындагы дистә елда онкология белән авыручылар исәбе бөтен дөньяда тагын да артачак кына дигән фаразлар бар. Соңгы еллардагы вәзгыять нәкъ шуны дәлилли. Республикабызда да яман шеш авыруы белән бәйле вәзгыятьне бер дә яхшы, дип әйтеп булмый. Әле күптән түгел генә Татарстанда һәр 45нче кеше онкология белән авырый дигән саннар китерелсә, хәзер инде сүз һәр 42нче татарстанлы турында бара.

2015 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр исәбенең дә 8 процентка артуы күзәтелде. Әлеге тенденция табибларда зур борчу уятты. Һәм, үз чиратында, мондый чирләргә игътибарны тагын да арттыруга этәргеч бирде. Шул рәвешле, агымдагы ел медицина тармагында яман шеш белән көрәш елы дип игълан ителде.

Белгечләр китергән мәгълүматлар буенча, ел саен Татарстанда 15 меңнән артык яңа яман шеш очрагы ачыклана. Барлыгы 90 меңнән артык кеше исәптә тора. Авыручылар арасында хатын-кызлар күбрәк - 52 процент, ир-атлар 48 процент тәшкил итә. Гүзәл затларның гомер озынлыгы ирләргә караганда 10 елга күбрәк булуын исәпкә алсаң, бу - бер дә гаҗәп түгел.

Гадел Вафин, Татарстан сәламәтлек саклау министры:


- Яман шеш - халыкның гомерен өзә торган иң төп сәбәпләрнең берсе һәм шунлыктан онкологик патология белән көрәш - өстенлекле мәсьәләләр рәтендә. Бездә төп көчләр яман шешне ачыклау һәм дәвалауның иң заманча ысулларын куллануга юнәлтелгән. Шул ук вакытта һәрбер кеше онкологик чиргә сәбәпче булган факторлар һәм беренчел симптомнар турында хәбәрдар булырга тиеш. Чирне иртә ачыклау һәм заманча медицина технологияләре уңай нәтиҗәгә өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу - пациент өчен генә түгел, дәүләт өчен дә мөһим. Беренчел стадияләрдә ачыкланган авыруны дәвалауга чыгымнар да кимрәк.

Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов сүзләренчә, республикабыз онкологик ярдәм күрсәтү буенча - иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Казанның онкология мәктәбе илдә иң көчлеләрдән санала. Әмма, әйткәнебезчә, дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк. Яман шешне иртә ачыклау исә, үз чиратында, әлеге чирдән үлүчеләр исәбен 30 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

I-II стадияләрдә ачыкланган чирне тулысынча җиңүгә өмет бик зур. III стадиядәге яман шеш озак вакытка сузылган дәвалануны таләп итә, әмма уңай нәтиҗәгә өмет барыбер саклана. IV стадиядәге чир исә паллиатив ярдәмне генә күздә тота. Табибка еш кына авыруның газапларын азмы-күпме җиңеләйтү чарасын гына күрергә кала.

Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау өчен, диспансерлаштыру гамәлгә кертелде. Табиблар, халык бу тикшеренүләргә җитди карасын иде дигән теләк белдерә. Диспансерлаштыру вакытында беренчел стадиядә ачыкланган онкология очраклары 73 процент тәшкил иткән.

Яман шешне кисәтүнең 10 кагыйдәсе:

1. Тәмәке тартуны ташларга
2. Исерткеч эчемлекләрне чамалы гына кулланырга
3. Кояш нурланышларыннан сакланырга
4. Эш урынында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәргә
5. Рациональ тукланырга
6. Артык тазармаска
7. Ниндидер төерләр, шешләр табылса, шунда ук табибка күренергә
8. 45 яшьтән узган ир-атларга ел саен медицина тикшерүе узарга
9. 35-45 яшьтәге хатын-кызларга 2 елга бер тапкыр УЗИ һәм маммограмма ясатырга, 45 яшьтән соң бу процедураны елына бер тапкыр үтәргә
10. 20 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен гинекологка күренергә

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев