Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тартуны ташларга, ярамый тартырга...

Россиядә тәмәке тартучы гражданнарның саны моннан 7 ел элек булган минимумга төшкән. Тик бу гадәтләреннән арына алмаучылар тагын да күбрәк тарта башлаган. Гәрчә, бу гадәтнең сәламәтлеккә зыянлы булуын белсәләр дә. Безнең илдәге тәмәке тартучылар турында вәзгыятьне белергә теләп, Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге махсус сораштыру да үткәрә. Аның нәтиҗәсендә респондентларның...

Россиядә тәмәке тартучы гражданнарның саны моннан 7 ел элек булган минимумга төшкән.


Тик бу гадәтләреннән арына алмаучылар тагын да күбрәк тарта башлаган. Гәрчә, бу гадәтнең сәламәтлеккә зыянлы булуын белсәләр дә.


Безнең илдәге тәмәке тартучылар турында вәзгыятьне белергә теләп, Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге махсус сораштыру да үткәрә.

Аның нәтиҗәсендә респондентларның бу начар гадәткә мөнәсәбәте дә ачыкланган. Гомерендә бер тапкыр да тәмәкене авызына алмаучылар саны 57 процентны тәшкил итә. Ә 2016 елда тәмәке тартуны ташлаучылар 16 процентка җиткән. Бу, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, бераз артыграк. Әлбәттә, Россиядә мондый тенденциянең баруы - шатлыклы күренеш.

Көненә бер яки аннан да күбрәк кап тәмәке тартучы кешеләр дә азайган. Былтыр андыйлар 22 процент булса, быел - 17 процент. Тәмәке тартуны былтыргы дәрәҗәдә дәвам итүчеләр 54 процент дәрәҗәдә. Ә былтыргыдан күбрәк тартучылар 16 процентка җиткән.

Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек тәмәке тартуны чикләгән махсус закон гамәлгә керде. Аның буенча җәмәгать урыннарының күбесендә тәмәке көйрәтү тыелган. Бу канун кайбер гражданнарга бик яхшы тәэсир иткән. Чөнки тәмәке тартучыларның 7 проценты шуннан соң начар гадәттән арынган яки якын арада арынырга җыена. Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда тартучылар 36 процентны тәшкил итә. Элек тә яраган урыннарда гына тартмаучылар саны - 19 процент.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев