Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар теле студентларга өстәмә стипендия дә китерергә мөмкин

Мондый мөмкинлек милли мәгариф концепциясендә чагылыш тапкан Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда 2015-2030 елларга мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар. Әлеге концепция милли мәгарифне үстерү өлкәсендә стратегик документ булып санала. Күпмилләтле республикада милли мәгариф системасының нинди юнәлешләрдә үсүе, принциплары һәм гомуми юнәлешләре...

Мондый мөмкинлек милли мәгариф концепциясендә чагылыш тапкан

Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда 2015-2030 елларга мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар.

Әлеге концепция милли мәгарифне үстерү өлкәсендә стратегик документ булып санала. Күпмилләтле республикада милли мәгариф системасының нинди юнәлешләрдә үсүе, принциплары һәм гомуми юнәлешләре әлеге документта чагылыш тапкан.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов искәрткәнчә, милли мәгариф системасы республикада күптәннән формалашкан. Концепциядә исә аны камилләштерү күздә тотыла. Идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру, мәгариф системасының эчтәлеген камилләштерү, белем бирү оешмалары челтәрләрен үстерү, ресурслар белән тәэмин итүне методологик яктан баету планлаштырыла.

"Концепциянең нәтиҗәсе буларак, без туган телгә, Татарстанда яшәүче халыкларның халыкның тарихи һәм мәдәни мирасына мәхәббәт уятуны, туган телне өйрәнү һәм аралашуны күрәбез. Милли мәгариф концепциясен кабул итеп, тормышка ашыру, һичшиксез, аның нәтиҗәле үсешенә нигез булып торачак", - диде министр урынбасары.

Әлеге концепцияне булдыруда зур өлеш керткән Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Президент Аппаратында документны тулысынча караячаклар һәм бераз кыскартачаклар. Ләйлә Фазлыева татар телендә белем бирә торган педагоглар әзерләү буенча чишеләсе мәсьәләләр булуын, физика, химия һ.б. төгәл фәннәрне киләчәктә татар телендә укыта алачак студентларга стипендияләр түләү мөмкинлеген карауны билгеләп үтте.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

"Әмма концепция үзеннән-үзе эшләп китми, аны эшләтү механизмы кирәк. Аның бер кимчелеге дә бар: монда укытучыларга урын аз бирелгән, аларга игътибарны арттырырга кирәк. Әллә нинди дәреслекләр язсаң да, әллә нинди мәктәпләр төзесәң дә, әзерлекле укытучыны бирә алмыйбыз икән, бөтен кылган гамәлләребез буш", - дигән нәтиҗә ясады комитет җитәкчесе Разил Вәлиев.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X