Татарстанда һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә декабрьдән сөтне сатып алу бәясенең кимүе теркәлә.
2022 елда да шундый ук хәл булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә сөйләде. Төп сәбәп – Татарстанда да, тулаем ил буенча да сөт продукциясе запасларының арту.
Республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе Запасы 8,7 мең тоннадан артып китте, шул исәптән ак май — 2 мең тонна, сыр — 5 мең тоннага якын, коры сөт-1,1 мең тонна. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40% ка күбрәк, дип ассызыклады министр.
- Запасларның артуы җирле сөт продукциясенә бәяләрнең югары булуы һәм Беларусь Республикасыннан сөт продукциясен түбәнрәк бәяләрдән сату күләмнәренең артуы белән бәйле, - диде Җәббаров.
Агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә технологик процессларны оптимальләштерү һәм рационнарны яңадан карау мөһим, дип киңәш итте министр. Төп бурыч — уңай динамика һәм икътисадый нәтиҗәлелекне саклап, үзкыйммәтне киметү.
фото: Татар-информ
Нет комментариев