Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан диңгезчеләре "Милонга" яхтасында дөнья тирәли сәяхәт итте

Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланды.

14 июньдә Казан вакыты белән 16 сәгаттә Татарстан байрагы астында йөзгән «Милонга» җилкәнле көймәсе Төркиянең Мармарис портына килеп җитте. Шулай итеп Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, июль аенда Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланып, бик күп диңгез-океаннар аша 45 мең километрга сузылды.

Бу экипажга 71 яшьлек Алмаз Алиев, шулай тәҗрибәле спортчылар Илфат Миңнебаев, Вил Сәгыйтов һәм сәфәрнең соңгы өлешендә Вилне алыштырган Иван Поликасов керә. Хәзергә ул Мармарис портындагы көймәдә кала, ә Алмаз Алиев һәм Илфат Миңнебаев Казанга юл тотучы очкыч табылу белән туган якка кайтып җитәчәк, диелә хәбәрдә.


 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X