Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан эшмәкәрләренә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр

Татарстан эшмәкәрләрен 15 декабрьдә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинарда катнашырга чакыралар.

Россия Банкы һәм түләү карталарының милли системасы экспертлары сәүдә компанияләре өчен тиз түләү системасы - СБП үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәкләр. Үз тәҗрибәләре белән шулай ук СБП куллана торган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак.

Укыту семинары  10:00 сәгатьтә башлана. Ул Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә трансляцияләнәчәк. Сорау бирү өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк https://proofix.ru/edu1512/ .  Семинарда катнашу-бушлай; 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.

 

Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы милли банкның матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев