Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә министрлык.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәдә җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.

«Ел саен ярминкәгә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары тарафыннан ихтыяҗ зур. Моны продукциянең югары күләмдә сатылуы дәлилли», — диелә министрлык хәбәрендә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/23-09-2020/tatarstan-m-kt-pl-re-m-k-lliyatl-re-kazanda-yarmink-uzdyrachak-5773561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X