Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты: Хезмәттә дә, сәнгатьтә дә уңышлы яшьләр белән горурланабыз

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының VII ачык еллык республика телевизион фестиваленең зона этабының гала-концертында катнашты. "Без хезмәттә дә, сәнгатьтә дә уңышлы булган яшьләребез белән горурланабыз", - диде ул чыгышында.

Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Фестиваль 2013 елда эшче һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә эшләүче яшьләргә иҗади мөмкинлекләр бирү.

"Хезмәт кешесе - һәр ил, һәр төбәк, район һәм предприятие нигезенең төп өлеше. Сез безнең республикабыз предприятеләреннән. Сез - производство кешеләре, әмма сәнгать өлкәсендә дә уңышка ирештегез", - диде Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларга.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда быел Эшче һөнәрләр елы. Аның кысаларында узган чараларның иң әһәмитлесе - Казандагы Ворлдскиллс дөнья чемпионаты. "Татарстанда эшче яшьләргә зур игътибар бирелә. 36 ресурс үзәге уңышлы эшли. Яшьләр белән предприятиеләребездә дә уңышлы эш алып бара", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча. республикада һәрвакыт хезмәт кешесе абруен күтәрергә тырышалар иде, һәм "Наше время - Безнең заман" кебек иҗади фестивальләр дә шул максаттан үткәрелә. "Без алга таба да бу форматка ярдә итәчәкбез. Без сезнең белән горурланабыз. Сез - республикабызның алтын фонды, безнең киләчәк!", - диде Татарстан Президенты.

Быел фестивальдә 43 муниципаль райондагы 174 предприятиедән 970 кеше катнаша. Финалга 81 оешмадан 750 кеше чыкты. Гран-прри өчен 22 команда көрәшә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197081/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев