Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала.

Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

"Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызракка әйләнсә дә, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен нәтиҗәле инструмент булып кала бирә. Балаларда юлларда имин тәртип культурасын формалаштыру иң мөһим бурыч булып тора», – дип хәбәр итә министрлык.

«Имин юллар»  олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында узачак. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык булачак.

Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив укыту һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.

Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары алачак. 

 

https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X