Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган

«Каракорт» гаиләсенә керә торган үрмәкүчләр акрынлап Татарстан урманнарында барлыкка килә башлады, алар шулай итеп яшәү тирәлеген төньякка таба киңәйтә.

 

2020 елда бу агулы бөҗәкләр республиканың ике кешесен тешләгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. «Хәзер җәйге чорда безгә „каракорт“ бөҗәкләре тешләгән пациентлар мөрәҗәгать итә башлады. <…> Узган ел бездә шундый ике пациент булды», — ди токсиколог.

Аның сүзләренчә, элек «каракорт» үрмәкүчләре илнең көньяк төбәкләрендә булган. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендә агулы үрмәкүчләрнең серкәләрен тапканнар. Хәзер исә куркыныч бөҗәкләр популяциясе төньякка — Татарстанга тарала башлаган.

«Кешеләр аларны гөмбә һәм җиләк җыя торган урыннарда ешрак очрата. Үрмәкүч шул вакытта тешли», — ди белгеч.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев