Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда -40 градус салкыннар сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Республикада аномаль салкыннар булу сәбәпле, Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Төнлә һәм иртән 9-10 декабрьдә төбәк территориясендә һава температурасы -30..-35 градус була. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда урыны белән -40 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Шимбә һәм якшәмбе көндез Татарстан территориясендә һава температурасы -21..-26 градус, ә республиканың төньяк һәм көнчыгышында -30 градус фаразлана.

ЧЫГАНАК

фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев