Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бала тапкан 6,5 мең авыл хатыны түләүләр алды

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү республикада 2018 елдан бирелә.

 

Татарстанда авылларда яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала тапкан өчен бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Ул әйтеп узганча, авылларда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлдә. Аерым алганда, беренче бала туганда, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 50 мең сум түләнә, ә өченче һәм аннан соңгы балалар туганда хатын-кызларга 29 яшькә кадәр 100 мең сум каралган.

«Бюджетта бу максатларга еллык чыгымнар якынча 165 млн сум күләмендә билгеләнгән», – дип ассызыклады  министр урынбасары.

Бутаева билгеләп үткәнчә, быелдан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча 500 млн сумлык өстәмә республика чаралары кертелгән. Бу аз керемле, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев