Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бензин бәясе җәйгә кергәннән соң беренче тапкыр күтәрелгән

Бер атна эчендә – 8-15 август аралыгында АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензин бәясе җәйгә кергәннән соң беренче тапкыр күтәрелгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, шушы чорда АИ-92 маркалы бензин 3 тиенгә артып, литры 45,91 сумнан 45,94 сумга җиткән. Ә АИ-98 берьюлы 32 тиенгә кыйммәтләнеп, 59,61 сум булган.
Моннан тыш дизель ягулыгы бәясе 16 тиенгә үскән. Хәзер аның республика буенча уртача хакы 52,41 сум тәшкил итә.

Ә менә АИ-95 бензины бәясе шушы атна эчендә үзгәрешсез калган. Ягулыкның бер литры – элеккечә үк, 49,32 сум.

Шул ук вакытта белгечләр озакламый бензин хакы төшәчәген күздә тота. Санкцияләр аркасында ягулыкны тышкы базарга чыгаруда кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, илдә аның запасы кирәгеннән күп тупланачак, дип уйланыла.

https://vatantat.ru/2022/08/89830/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X