Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дәрестә үлгән малайның әтисе улына "наркоман" ярлыгы тагылу белән килешми

Татарстанда дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы Кириллның кинәт кенә үлеме күп табышмаклар тудырды. Малайның әти-әнисе, укутучылары һәм туганнары әлеге вакытсыз гомер өзелүнең наркотиклар белән бәйле булуын инкарь итә. - Минем улым гадәти тәмәке дә тартмады, спорт белән шөгыльләнде. 8 сентябрь кичендә Кирилл футбол буенча тренировкага барды. Хәленнән зарланмады. Табиблар хәзер...

Татарстанда дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы Кириллның кинәт кенә үлеме күп табышмаклар тудырды.

Малайның әти-әнисе, укутучылары һәм туганнары әлеге вакытсыз гомер өзелүнең наркотиклар белән бәйле булуын инкарь итә.

- Минем улым гадәти тәмәке дә тартмады, спорт белән шөгыльләнде. 8 сентябрь кичендә Кирилл футбол буенча тренировкага барды. Хәленнән зарланмады. Табиблар хәзер бәлки йөрәге күтәрә алмагандыр ди - аның 15 яшькә буе 190см иде. Моргтан бирелгән кагазьдә: "Үлем сәбәбе ачыкланмаган" - диелүе хакында сөйләгән малайның әтисе Сергей Глушков "Вечерняя Казань" газетасына.
- Минем улым наркоман булмады! Бу дөрес түгел! Кирилл наркоман түгел иде! Ул яхшы егет иде... - ди әти кеше.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X