Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный

Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Әти-әниләре ни беләндер мәшгуль булган арада, кыз тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган. Москит челтәре сабыйны «тотып тора» алмаган һәм кыз урамга егылып төшкән.

Хәзер ул хастаханәдә ята.

Кызның әти-әниләре «Ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/24/162676/

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев